Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Халыклар дуслыгы йортында татар-төрек дуслыгына багышланган концерт узачак

Иртәгә, 24 майда, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында татар-төрек дуслыгына багышланган концерт узачак. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте җиткерә. Республиканың "Татарстан – Төркия Дуслык җәмгыяте" иҗтимагый оешмасы үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Чирек гасыр вакыт аралыгында Төркия Хөкүмәте каршындагы дәүләт архивы Генераль идарәсе һәм Татарстан Республикасы Милли архивы арасында хезмәттәшлек үсә. Төрек кинематографистлары ел саен Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнаша. Истанбулда исә Татарстан Республикасы халыкларының традицион мәдәнияте һәм сәнгате буенча даими күргәзмә үзәге эшли. Татарстан-Төркия дуслык җәмгыятенең идарә рәисе Фирдүс Фәтхлисламов теләге буенча һәм республиканың Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән “Туркуаз” төрек инструменталь ансамбле концерт программасы әзерләгән. Бахадыр Зурнаджы җитәкчелегендәге ансамбльгә сигез төрле уен коралында уйнаучы музыкантлар керә: Бахадыр Зурнаджы – гитара (соло), Серген Дуран – гитара (ритм), Онур Варыш – пианино, Рамазан Айдын – саз, Эрсин Кочэр – саз (соло), Исмагыйл Ашыт – кларнет, Ондер Оздемир – барабан һәм Хальдун Калафат – вокал. Концертта татар эстрадасы вәкилләре дә катнашачак.

Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев