Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Халыклар дуслыгы йорты делегациясе ГФРның Магдебург шәһәрендә Германиядәге татар оешмасы Яшьләр ассамблеясы вәкилләре белән очрашты

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты хәбәр итүенчә, очрашуда татар җәмгыятеннән Мәдәниятара «Татарлар Дойчланд» интеграцион үзәге вәкилләре үзәк рәистәше Венера Вагыйзова җитәкчелегендә булган. Әлеге чарага шулай ук Магдебург университетында «Алгарыш» грант программасы буенча белем алучы студентлар да килгән.

Очрашу барышында Венера Вагыйзова татар җәмгыяте оешу тарихына тукталып, аңа 2000нче елларда нигез салынуын, кыска гына вакыт эчендә Европа татарлары иҗтимагый хәрәкәтендә зур бер урын тотуга ирешүен билгелеп үткән. 2015 елның 19-21 июнь көннәрендә Берлин мәйданда Европаның 20 ил вәкилләрен берләштергән Европа Сабантуе үткән. Татар милли бәйрәме «Сабантуй – дуслык күпере» лозунгы белән гөрләп узган.

Өч активисттан башланган Германия татарларының милли хәрәкәте бүгенге көндә оешма булып, татар халкын гына түгел, Идел буенда яшәүче башка халык вәкилләрен дә берләштереп, 4 меңләп кешедән тора. Җәмгыять планында Идел буе халкын берләштереп, төп игътибарны туган тел һәм милли гореф-гадәтләрне саклауга юнәлдерү.

«Хөкүмәт безгә ярдәмле. Шулай ук Берлин хакимияте дә даими рәвештә үткәрелгән Сабантуйлардан соң “Киләсе Сабантуй кайчан сезнең?” дип сорыйлар. Финанс ягына килгәндә, күрсәтелгән ярдәм зур булмаса да, аның әһәмияте зур», – дип билгеләп үткән Венера Вагыйзова.

Саубуллашканда хуҗалар Татарстандагы ватандашларын 2017елда Магдебургта узачак Европа Сабантуена чакырганнар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев