Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР халык шагыйре Роберт Миңнуллинның иҗаты буенча бәйге оештырыла

2018 елның 1 августында балалар шагыйре, Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинга 70 яшь тула. «Бәхетле мизгелләр» (Казан) хәйрия фонды юбилей уңаеннан, уку активлыгын һәм әдәби мәдәниятны күтәрү максаты белән, Татарстан һәм Башкортстанның мәктәп укучылары арасында балалар шагыйренең иҗаты буенча иң яхшы эссе/сочинениега бәйге оештыра, дип яза “Башинформ”. Эссе/сочинениены 2018 елның 1 мартына кадәр fond-happystories@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә кирәк. Эссе өчен темалар: Балалар шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатында минем яраткан әсәрем; Балалар шагыйрьләре ни өчен кирәк? Балалар шагыйре Роберт Миңнуллин иҗаты белән бәйле кызыклы вакыйгалар. Бәйге эшләре рус һәм татар телендә кабул ителә. Жюри фикеренчә, иң яхшы эшләр тәкъдим иткән биш актив белем бирү оешмасында күренекле шагыйрь белән иҗади очрашулар узачак. Җиңүчеләргә автор теләкләре язылган китаплар тапшырылачак, дип хәбәр итә «Бәхетле мизгелләр» хәйрия фондының матбугат хезмәте.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев