Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР халык шагыйре Роберт Миңнуллин Казакстанда узган халыкара әдәби чарада катнашты

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Казакстанда узган “Җәмгыятьнең рухи тормышына язучыларның тәэсире. Дөньяның тотрыклы үсеше” исемле халыкара әдәби биенналедан кайтты. Әлеге халыкара чарада Англия, Финляндия, Австрия, Кытай, Корея, Һиндстан, Иран, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан һәм башка республикалар вәкилләре катнашты. Мәгълүмат өчен. “Җәмгыятьнең рухи тормышына язучыларның тәэсире. Дөньяның тотрыклы үсеше” исемле халыкара әдәби биеннале ЭКСПО-2017гә багышланган мәдәни чаралар кысаларында үткәрелде. Биенналеның максаты – әдәбиятчыларның иҗади потенциалын файдаланып, җәмгыятьнең рухи офыкларын киңәйтү. Биеннале программасы кысаларында халыкара конфернеция, "түгәрәк өстәл" сөйләшүләре, китапханәләрдә очрашулар уздырылды. Татар шагыйре Алма-Атага Казакстан Язучылар берлеге чакыруы буенча барган һәм әлеге чарада Россиядән бердәнбер шагыйрь буларак катнашкан. “Казакстанга Тукай энциклопедиясен һәм казах шагыйрьләренең татарчага тәрҗемә китапларын алып барган идем. Китапханәләрдә булган очрашуларда шушы китапларын тәкъдим иттем, - ди Роберт Миңнуллин. Роберт Миңнуллин - казах шагыйрьләре Мукагали Макатаев һәм Нурлан Оразалин шигырьләрен татарчага тәрҗемә итүче. Казах шагыйрьләре әсәрләренең тәрҗемәсе Казанда басылып та чыкты. “Мукагали Макатаевның туган Карасаз авылына да бардык – аның туган якларын бик күрәсем килә иде. Музейга Макатаев шигырьләренең татарчага тәрҗемәләрен бүләк иттем”, - дип дәвам итә Роберт Миңнуллин. Татар язучысының Алма-Атага килүенең тагын бер максаты - Казакстан Язучылар берлеге рәисе, күренекле җәмәгать эшлеклесе, драматург һәм шагыйрь Нурлан Оразалинның юбилей чараларында катнашу. Биеннале көннәренә туры китерелеп Алма-Атаның Абай исемендәге академия опера һәм балеты театры сәхнәсендә Нурлан Оразалинның 70 яшьлек юбилее уздырылган. “Мин тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлавын укыдым һәм Татарстан Язучылар берлеге исеменнән тәбрикләдем”, - диде Роберт Миңнуллин.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев