Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле "Зәйед шәех мирасы" фестивалендә катнаша

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Россия Федерациясенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге тулы вәкаләтле һәм гадәттән тыш хәлләр буенча илчесе Александр Владимирович Ефимов чакыруы буенча, «Зәйед шәех мирасы» фестивалендә катнаша, дип хәбәр итә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте.

Фестиваль, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты администрациясе патронажы астында, 2016 елның 24 ноябреннән 2017 елның 7 гыйнварына кадәр дәвам итә. Уздырылу вакыты белән әлеге бәйрәм Әмирлекләрдә Россия белән БГӘ арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 45 еллыгына һәм «Милли көн»не бәйрәм итүгә тәңгәл. Татарстан ансамбле фестивальдә 5 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр чыгыш ясый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев