Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР филармония джаз оркестры хәйрия концерты тәкъдим итә

27 июнь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы паркта Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры хәйрия концерты тәкъдим итә. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Лидия Әхмәтова җитәкчелегендәге оркестр чыгышыннан җыелган акчалар ДЦП авырулы Әнисә Самат кызы Гарипованы дәвалауга тотылачак. Концерт сәгать 19.00 дә башлана, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте. Исегезгә төшерәбез: Г.Тукай исемендәге филармониянең иҗат төркемнәре ел саен ачык һавада хәйрия концертлары уздыра. Быел да бу икенче шундый чара. Концерт вакытында җыелган хәйрия акчалары интернатларга, авыру балаларны дәвалауга юнәлдерелә.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев