Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында тарихчылар җыелды

Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Тарихи-мәдәни стандарт контекстында "Тарих" предметының этномәдәни һәм төбәк өлеше" темасына республика фәнни-гамәли конференциясе уза. Тарихчылар һәм тарих укытучылары тарих буенча белем бирү турында фикер алыша. Тарих институты директорының халыкара хезмәттәшлек буенча урынбасары Марат Гыйбатдинов кереш сүзендә әкренләп һәр сыйныф өчен яңа дәреслекләр чыгуы, 1 нче сыйныфларга быел татар һәм рус телләрендә "Татарстан мирасы" китабы өләшенүен билгеләп үтте. Ул заманча белем бирүдә дәреслекнең кәгазь формасын гына түгел, электрон вариантын куллану да күздә тотылуын әйтте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Атлас, контурлы карталарны да электрон рәвештә файдалану карарына килгәннәр. Марат Гыйбатдинов яңа дәреслекләрдә татар-монгол изүе төшенчәсе, чынбарлыкка туры килмәгәнлектән, юкка чыгарылганын шәрехләп үтте. Пленар утырыштан соң конференция "Россия тарихын өйрәнү үзенчәлекләре", "Тарих" предметын укытканда татар халкы тарихы", "Этномәдәни һәм төбәк тарихын өйрәнү контекстында фәнни-мәгълүмати киңлек" кебек секция утырышларында дәвам итәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев