Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Фәннәр Академиясендә Татарстанда театр тәнкыйте һәм театр белеменең актуаль проблемалары турында фикер алышачаклар

Танылган театр белгече Дания Гыймранованың 80 еллыгын Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Татарстанда театр тәнкыйте һәм театр белеменең актуаль проблемалары» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы форматында билгеләп үтәчәк. Бу хакта институтның Театр һәм музыка бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова хәбәр итә. Утырышта Татарстанда театр тәнкыйтенең бүгенге торышы, үсеш перспективалары, кадрлар әзерләү проблемалары каралачак. Түгәрәк өстәл утырышы 25 октябрьдә була. Башлана – 10.00 сәгатьтә. Мәгълүмат өчен. Театр белгече һәм тәнкыйтьчесе Дания Гыймранова 1937 елның 23 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1962 елда Мәскәүдә А.В.Луначарский исемендәге Театр сәнгате дәүләт институтының (ГИТИС) театр белгечлеге факультетын тәмамлап Казанга кайткач, ике ел Татарстан радиосында режиссер булып эшли, аннары, фәнни максатларны күздә тотып, 1964 елда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына эшкә күчә. Д.Гыймранова, татар театр сәнгатен өйрәнүче белгеч буларак, институт планындагы Мәскәү татар эшче театры, «Татар театрының елъязмасы», «Революциягә кадәрге татар театрында актерлык сәнгате», «Республикада колхоз-совхоз театрлары тарихы» кебек темаларга гыйльми хезмәтләр язуда катнаша, көндәлек матбугат битләрендә, аерым җыентыкларда, энциклопедик басмаларда дистәләгән фәнни хезмәтләрен, фәнни-популяр жанрдагы язмаларын бастыра. Д.Гыймранова – аерым басма рәвешендә дөнья күргән «Гөлсем Болгарская» (1981) һәм «Габдулла Шамуков» (1985) исемле монографияләр авторы. Ул шулай ук Татарстан радиосында һәм телевидениесендә яңгыраган һәм тамашага куелган күпсанлы тапшыруларның авторы, режиссеры һәм алып баручысы буларак та билгеле. Дания Гыймранова республикадагы барлык татар дәүләт театрлары белән иҗади элемтәдә торып, аларның репертуарлары, иҗат эшчәнлекләре турында матбугатта тирән эчтәлекле мәкаләләр яза иде. Дания Әхәт кызы – танылган тарихчы Рөстәм Габәшинең тормыш иптәше иде. Кызлары, Айгөл Габәши – сәнгать белгече, театр тәнкыйтьчесе, Тел һәм әдәбият интитутында өлкән фәнни хезмәткәр. Дания Гыймранова 2014 елның 29 октябрендә вафат булды.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев