Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Фәннәр академиясендә "Кәрим Тинчурин һәм татар театры" дигән конференция үз эшен башлап җибәрде

Бүген, 14 сентябрьдә, ТР Фәннәр академиясенең кече залында «Кәрим Тинчурин һәм татар театры» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлап җибәрде. Чара , Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты  һәм К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры белән берлектә, бөек драматургның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылды.
Конференция кунакларын Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты  директоры Ким Миңнуллин, К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры Фәнис Мөсәгыйтов сәламләде.
Әлеге фәнни чара кысаларында Кәрим Тинчурин шәхесе һәм иҗатына бәйле көнүзәк проблемаларны ачыклау, милли театрлар репертуары тарихында аның иҗатын барлау,  драматург әсәрләрен аңлауда музыка һәм сәхнә бизәлешенең өлеше хакында фәнни чыгышлар ясалды.
Фәнни-гамәли конференция эшендә Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, фәнни оешмалар, театр сәнгате белән бәйле уку йортлары, Татарстан театрлары,  ТР Милли музее, архив хезмәткәрләре, ТР Язучылар берлеге һәм матбугат вәкилләре, аспирантлар, студентлар катнашты. Әлеге чарага театр сәнгатендә күренекле урын тоткан драматурглар һәм театр тәнкыйтьчеләре дә килгән иде.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече зал фойесында Кәрим Тинчурин шәхесенә багышланган фәнни басмалар, театраль афиша һәм буклетлар, музей экспонатлары һәм драматургның шәхси әйберләреннән торган күргәзмә эшләде.
К.Тинчурин театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев