ТР Фәннәр академиясе галимнәре Урта гасырның төрки-татар шәһәрләрен өйрәнү өчен тарихи-археологик эзләнүләр башлап җибәрергә җыена

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре Әстерхан өлкәсенең Мошаик авылы, Калмыкия Республикасының Башанта шәһәрлеге биләмәләрендә Урта гасырның төрки-татар шәһәрләрен өйрәнү өчен тарихи-археологик эзләнүләр башлап җибәрергә җыеналар. Шулай ук Ульян өлкәсенең Кызыл Сөендек бистәсе, Ставрополь краеның Маҗар (Кырым Республикасы) борынгы шәһәрлеге биләмәләрендә археологик тикшеренүләр дәвам иттереләчәк. Бу хакта “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” һәм “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)" Татарстан Республикасы дәүләт программаларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина хәбәр итте. “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)" Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә 4 млн. 500 мең сум акча каралган иде. Алар нигездә тарихи-археологик һәм татар халкының рухи һәм матди мирасын барлау буенча комплекслы экспедицияләргә һәм экспедиция нәтиҗәләре буенча китаплар чыгаруга тотылган. Самара, Омск татарларының милли-мәдәни мирасы турында экспедиция нәтиҗәләре буенча китаплар басылган да инде. Мәгълүм булганча, “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” дәүләт программасы тагын өч елга – 2017-2019 елларга озынайтылды. Алга таба галимнәр Төмән, Киров, Пенза, Ульян, Новосибирск, Иркутск өлкәләренә комплекслы экспедицияләргә чыгарга җыеналар. Идел буе һәм Урал буе татарларының эпиграфик мирасын барлау буенча тарихи-археографик тикшеренүләр планлаштырыла. Билгеле булганча, татар халкының тарихын һәм рухи-матди мирасын өйрәнүдә кабер ташлары зур роль уйный. Дания Заһидуллина эпиграфик мирасның әһәмиятен ассызыклап, кызганычка каршы, аларның бер өлешенең исәпкә дә алынмавын һәм дәүләт саклавына куелмавын билгеләп узды. Кабер ташлары үз урыннарыннан кузгатыла, хуҗалык эшләрендә кулланыла, музейларда һәм хәзерге зиратларда булмаганнарына юкка чыгу куркынычы яный. Дания Заһидуллина үз чыгышын йомгаклап, дәүләт программаларының татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу буенча бик күп фәнни проблемаларны чишәргә мөмкинлек бирүен әйтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: