Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Дәүләт Советында АКШ дипломатлары

20 сентябрьдә АКШның РФдагы илчелегенең беренче һәм икенче секретарьлары Бредфорд Белл һәм Дэвид Хорн ТР Дәүләт Советында булды. Алар белән очрашуны Татарстан парламентының “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы, мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева белән КПРФ фракциясе әгъзасы Артем Прокофьев уздырды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Сөйләшүләр башланыр алдыннан Америка кунакларына Татарстан Дәүләт Советы бинасы буенча экскурсия уздырылды, аның барышында парламент үзәген – утырышлар һәм рәсми делегацияләр кабул итү залларын карадылар, китапханә, музей һәм журналистлар өчен җиһазландырылган бүлмәләрне күздән кичерделәр.

Очрашуда башта парламентарийлар Дәүләт Советы структурасы, комитетлары эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Америка илчелеге вәкилләрен, нигездә, милли сәясәт, этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, шулай ук яшьләрнең сәяси активлыгы мәсьәләләре кызыксындырды. Дипломатлар, Россия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулы булуына карамастан, һәрвакыт киләчәк турында уйларга, яңа элемтәләр урнаштырырга, булганнарын дәвам иттерергә кирәк, дип билгеләп үттеләр.

Шулай ук очрашуда фракцияләрнең ничек эшләве, гамәлгә ашырыла торган партия проектлары һәм закон чыгару инициативалары турында сүз алып барылды. Яшь депутатлар ТР Иҗтимагый яшьләр палатасы эшчәнлеге турында сөйләде.

Илчелек вәкилләре билгеләп үткәнчә, алар Татарстан үсешен югары бәяли, республиканы Россиянең федераль үзәк белән аерым мөнәсәбәткә ия уникаль төбәге дип атый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев