Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Дәүләт Советы депутатлары, Истанбулда теракт булу сәбәпле, Төркия халкына кайгы уртаклашу белдерде

ТР Дәүләт Советы депутатлары бүген Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында булды. Алар, "Ататөрек" аэропортында теракт булу сәбәпле, кайгынамә китабына язып калдырдылар. "ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм депутатлары исеменнән "Ататөрек" халыкара аэропортында һәлак булганнарның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләре югалту ачысын уртаклашабыз. Террорчылыкның милләте һәм конфессиясе юк. Бу явызлыкны бары тик бергәләшеп - бөтен цивилизацияле кешелек тырышлыгы белән генә җиңәргә мөмкин. Зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарына, бөтен төрек халкына ныклык һәм кыюлык телибез. Гаеплеләргә - гадел хөкем", - диелгән алар калдырган язмада. Бу сүзләрдән соң ТР Дәүләт Советының барлык депутатлар корпусы исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе киңәшчесе Олег Гаврилов имза куйган. "Ататөрек" аэропортындагы шартлаулар безнең тынычлыкның никадәр дәрәҗәдә "уалучан" булуын күрсәтә. Бу вакытта Чаллы балаларының анда булуы, куркулары һәм стресс алулары беркемнең дә бу афәттән якланмавы турында сөйли.  Зыян күргән 249 һәм һәлак булган 41 кеше арасында төрле милләт һәм төрле халык бар. Үзебез генә бу бәлане җиңә алмыйбыз. Барлык илләргә бергәләп терроризмга каршы көрәшергә кирәк", - дип билгеләп үтте Римма Ратникова. "Әлбәттә, Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр җайлашу юнәлешен алуга шатбыз. Бу уңайдан Татарстан һәрвакыт аерым позиция биләде, чөнки без Төркия белән - тугандаш халык. Бу безнең хезмәттәшлекне торгызу һәм үстерү перспективаларын ача", - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. Төркиянең иң зур каласы Истанбулда теракт булуы безнең барыбызны да тетрәндерде. Бу терактның Рамазан аенда булуы мөселман халкы өчен аеруча зур афәт булды. Мин һич кенә дә бу террор актын кылган адәмнәрнең мөселман булуына ышанмыйм, диде бу уңайдан Разил Вәлиев. “Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең төрле вакытлары булды. Шушы көннәрдә генә катлаулы мәсьәләләр хәл ителә башлаган иде. Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр борынгы вакыттан килә, без бертуган халыклар: безнең динебез дә, телебез дә, тарихыбыз да уртак. Шуңа күрә без Төркиядә булган һәр гамәлгә бик игътибарлы булабыз, яхшы, сөенечле хәлләр булса, - алар белән бергә сөенәбез, авыр хәлләр булса, - көенәбез. Бу юлы, бер караганда, бик зур хафа булды, икенче караганда, ике илнең җитәкчеләренең үзара уртак тел табуы безне сөендерде. Киләчәктә без сөенеп кенә яшәсәк иде, хафалы хәлләр булмасын иде, ике ил арасында дуслык булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп кенә яшәрбез дип уйлыйм”, - дигән фикер әйтте ТР парламентының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.Вәлиев. Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев