Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Дәүләт Советы делегациясе республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Мәскәүгә китте

Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында мәгълүмат бар.

Бүген Татарстан вәкилләре – ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламентның Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов – “2017 елга һәм планлы 2018 һәм 2019 елларга федераль бюджет проекты параметрлары турында”гы парламент тыңлауларында катнаша. Әлеге чараны Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко алып бара.

Иртәгә, ягъни 9 ноябрьдә Мәскәү шәһәре Думасында 2 документка имза салу күздә тотыла.

Аерым алганда, Татарстан Дәүләт Советы белән Мәскәү шәһәре Думасы арасындагы хезмәттәшлекне алга таба да үстерү турындагы килешүне Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин белән Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе Алексей Шапошников имзаларга тиеш. Шундый килешү беренче тапкыр 1996 елда, икенчесе 2011 елда төзелгән, монысы өченче килешү булачак.

Иртәгә кул куелачак килешүләрнең икенчесе, ә ул төбәкләрнең яшьләр палаталары арасында хезмәттәшлек турында, беренче тапкыр гына төзелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев