Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР Дәүләт архивында "ТР матбугат елъязмасы" басмасы дөнья күрәчәк

Татарстанның Дәүләт архивы 610 мең сумнан артык акчага «Татарстан Республикасының матбугат елъязмасы» басмасын чыгарачак. Тиешле мәгълүмат дәүләт заказлары сайтында урнаштырылган. Проектка акчаны Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирәчәкләр. Басма дүрт чыгарылыштан торачак – 4нче номер 2016 ел өчен, ә 1нче, 2нче, 3нче номерлар 2017 елга исәпләнгән. Һәр номерның тиражы 300 данә булачак. Бу чыгымнарга версткалау, рус һәм татар телләрендә корректор тикшерүе, төзүчеләрнең төзәтмәләрен кертү, тышлык дизайны, тышлык дизайнына төзәтмә кертү, техник редакторлау, басманы бастыру һәм брошюровкасы кергән.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев