Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай ис. Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, рәссам Мария Килдебәкова вафат

Татарстанның мәдәни җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде – озакка сузылган каты авырудан соң 85нче яшендә танылган декоратив-гамәли сәнгать остасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Мария Семеновна Килдебәкова вафат булды. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Мария Килдебәкова белән хушлашу 5 август көнне Казанның Арча зираты янындагы храм янында үтте. Рәссам “Салмачы” рус зиратына җирләнде.
Мария Килдебәкова 1932 елның 22 июлендә Одесса шәһәрендә туган. Һөнәри иҗат эшчәнлеген 1956 елда Иван Труш исемендәге Львов гамәли сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң башлаган.
1960 елдан Казанда яшәгән һәм эшләгән. Казан шәһәрендә иҗади гобелен остаханәсен булдырган, 1974 елдан ТАССР Сәнгать фондының декоратив-гамәли сәнгать секциясе җитәкчесе итеп билгеләнгән.
1978 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы, соңрак “Россия Рәссамнар берлеге” Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы бүлеге әгъзасы.
1999 елда Татарстан Республикасы рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать  үсешенә зур өлеш керткән өчен “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек булган.
2011 елда Килдебәков Рөстәм Әхмәт улы һәм Килдебәков Мария Семеновна уртак хезмәтләре өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген алган.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев