Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тоталь диктант-2017" проекты рәсми сайтында рус теле буенча халыкара белем проектында катнашу өчен теркәлү башланды

Ул 8 апрельдә 68 илнең 800дән артык шәһәрендә узачак, дип хәбәр итә Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе матбугат хезмәте. Татарстанда диктант язып үз белемеңне тикшерү 50дән артык мәйданда мөмкин булачак. Традицион урыннардан тыш диктантны быел Татарстанның Сынлы сәнгать, Милли музейларында, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге китапханәсендә, Халыклар дуслыгы йортында һәм башка мәйданнарда язып булачак. Искәртеп үтик, узган ел республикада әлеге акция 27 мәйданда оештырылып, анда 2,5 мең татарстанлы катнашкан иде. Акциянең традицион мәйданнары булып, югары уку йортлары, мәктәп, китапханәләр тора. Быел диктант язуда үз мөмкинлекләрен 10 мең метр биеклектә «S7 Airlines» пассажирлары да сыный алачак - акция 10 эчке һәм халыкара авиакомпания рейсларында узачак. Бортозатучылар пассажирларга махсус бланклар һәм колакчалар белән радиогидлар өләшәчәк. Диктантны «Стрижның» өч поезды (701нсе Түбән Новгород – Мәскәү, 702нче Мәскәү – Түбән Новгород һәм 13нче Мәскәү – Берлин) пассажирлары да язачак. Кырымда диктантны «Симферополь-Алушта» маршруты троллейбусында язарга җыеналар. Тоталь диктантны шулай ук илнең алты зур вокзалында – Мәскәүдә (Курск һәм Казан вокзалларында), Калининградта («Калининград-Южный»), Сочи, Екатеринбург һәм Новосибирскта язып булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев