Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төшләренә ниләр керә икән?

Сырхауханәдә ятканда нинди генә язмышлы кешеләр белән очрашмыйсың. Ходайның нинди генә бәндәсе юк! Гыйбрәт алырга, дөньяга күзләреңне зуррак ачып карарга мәҗбүрсең, чөнки, теләсәң-теләмәсәң дә, тәүлек буе янәшә ятасың. Җанымда инде бернинди хискә урын юк, ул янып көл булды дип уйлап бик нык ялгышуыңны аңлыйсың. Кызгану, нәфрәт хисләре үзләреннән-үзләре юкка чыкмый икән. Янәшәдәге караватта яткан яшь, чибәр хатынга карамас өчен тәрәзәгә таба борылып ятам. Монда чын авырулар ятмый дисәм тинтәклек булыр, әмма бүтәнчә алыштырырлык сүз юк. Башына зыян килгәннәр, үз-үзенә кул салырга маташучылар тикшерелергә ята биредә. Берәүләренең кан басымы шулкадәр югары (бернинди дару, укол белән дә төшерә алмыйлар), эшли алмаучылар, инвалидлык пенсиясе алу өчен диагноз юллап йөрүчеләр байтак. Янәшәмдәге чибәр хатын бирегә нигә кергәнен шулкадәр җиңеллек белән сөйләгәндә минем чәчләр үрә торды. Ире үзеннән шактый олы икән. Бу хатын беркөнне иренең хыянәт итүе турында белгән һәм шунда ук аңа чылтыраткан: “Хәзер үк кайтып җитмәсәң, 15 минуттан кызыңны тәрәзәдән тотып атам!” Ирен куркытыр өчен тәрәзәне дә ачкан. Ире сөяркәсе белән кайтып җиткән һәм хатынны шушы сырхауханәгә озаткан һәм: “Мин кайтканда биш айлык кызыбызны тәрәзәнең тышкы ягына чыгарып тоткан, төшереп җибәрәсе генә калган иде, шаһитлар да бар”, – дип, судка гариза язган, шаһит итеп сөяркәсен күрсәткән. Хәзер бу хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итеп, төрмәгә утырту турында сүз бара. Нина апа – кияүгә чыкмыйча картайган 71 яшьлек хатын. Туганнан туган энесе төрмәдән кайткач, әлеге апага өч бүлмәле фатирында көн беткән. Нина апаның бөтен пычракны җыештырып торуы гына җитмәгән, энесе аның пенсиясен дә талап ала, аңа кул күтәрә башлаган, үз өендә яшәрлеген калдырмаган. Йокысызлыкны мин әлегәчә чир дип уйламый идем. Ничә генә уянма, күзләрен түшәмгә төбәп (монда тәүлек әйләнәсе ут янып тора), елап яткан өлкән кешене күрү йөрәкне сызлата, кемгә төшәр икән бу бәхетсез хатынның күз яшьләре? Л. – авылдан килгән, 16 яшьлек бик ябык кыз. Унберенче каттан сикерәм дигәндә тотып калганнар үзен. Бик аз сүзле бу бала белән бер бүлмәдә 28 көн икәү генә тордык. Казанга шәфкать туташы булырга теләп укырга килгән. Әниләре аны укыту өчен 80 мең сум кредит алганнар, ә кыз укый алмаган. “Нигә мондый куркыныч адымга бардың?” – дигәч: “Мин үлсәм, әниләргә яхшырак булыр дип уйлаган идем”, – диде. Монда кергәч тә кан тамырларын кисеп бетергән. Өч ай ята икән инде... Мин монда аралашкан кешеләрнең күбесе Арча районыннан. Һәр өчесенең икесе – укытучы. Депрессиядән дәваланучылар бик күп. Мин аны да чир түгел, ә ялкаулык кына дип уйлый идем, алай түгел икән. Мамадыш районыннан тетрәндергеч язмышлы кешеләр бар. А. кечкенәдән үк укуны авыр үзләштергән. “Тугыз яшемдә абый көчләде, әни аны яклап калды”, – ди. Аңлавымча, көчләү бер генә тапкыр кабатланмаган. Абыйсы берничә тапкыр бик нык кыйнаган да. Инде 27 яшьлек бу кызның маңгае тулы яра эзләре. Интернатта яшәгән А.га тәрбиячеләр ничек игътибар итмәгән, полиция кая караган – шаклар ката торган. Безнең районнан тагын бер әби ята. Җанга никадәр авыр, язарга җирәнгеч булса да, язмый калдыра алмыйм: әбине еллар дәвамында үзенең акылга зәгыйфь туганы көчләгән. Ә тора-бара аны бер шешә аракы өчен төне буена шешәдәш дусларына “бүләк иткән”... Бу бүлектә җиңелрәк авырулар ята. Кайсын гына алма, бирегә килеп эләгү сәбәпләре балаларына, туганнарына, якыннарына барып тоташа. Барлык хокукларыннан мәхрүм итеп, фатирларын үзләштереп, байлыкка җиңел генә ирешергә теләп, якыннарын монда китерүчеләр шактый. Язмамда телгә алынган А.ның опекуны – апасы. “Унике мең сум пенсиянең миңа унике сумын да биргәннәре юк”, – ди. Апасы белән җизнәсе бер җирдә дә эшләмиләр икән. “Йорттагы үз өлешемнән баш тартам”, – дип, документка кул куйдырмакчы булдылар, куймагач, бик каты кыйнадылар, ди. Миңа төрле эш (кешеләрнең өйләрен җыештырырга, обой ябыштырырга һ.б.) табалар да, акчасын үзләренә алалар, ди. Бу кыз күңеле, аңы белән гомерлек сабый, аңа ничек итеп кул күтәрәләрдер – башка сыймый. Сөякләрем сынып “травматология”дә ятканым, хирургия бүлегендә, онкология диспансерында дәваланганым булды, әмма җаныма бу кадәр авырлык, чарасызлык иңгәне юк иде әле. Мондагы пациентларның 85 проценты – чирлеләр түгел, ә беркемгә кирәге калмаган бичаралар. Яннарына килүче, чылтыратып хәлләрен белүче юк. Кайберләре бүген чыгарга дигәч тә, килеп алганнарын көтеп унар көн тилмереп ята. Бүтәннәргә күчтәнәч китерсәләр, нәүмизләнеп, күзгә карап, кулларын сузалар. Бу карашларны күргәнче көне буе таш чыгарыр идем мин. Тамактан ризык үтми. Бу сырхауханә барыннан да бигрәк намуссыз кешеләрнең үч алу “коралына” әверелгән кебек тоела миңа. Бирегә эләккән кешене 36 көн яткырып тикшерәләр. Диагноз куелмыйча чыгып китү юк, яткансың икән, диагнозың булырга тиеш. Бәхетсез, кимсетелгәннәрнең күз яше болай да ачы була. Рәнҗешләре дә каты төшә. Әниләрен, туганнарын ярдәмчесез, чарасыз хәлдә бирегә китереп ташлап, аларның пенсияләреннән, фатирларыннан файдаланып яшәп ятучыларның төшләренә ниләр керә икән?
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы
Татарстан яшьләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев