"Тормышымдагы вакыйгаларны саный китсәң, үзе бер калын китап язарлык" - Нуретдин Ганиев (ӘҢГӘМӘ/ВИДЕО)

Быел гыйнвар аенда Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова 90 яшьлеген билгеләп узачак. Татар сәхнәсе йолдызы булып озак еллар балкыган Рауза Хәйретдинова - сәхнәдә генә түгел, тормышта да бәхеттә яшәүче сирәк хатын-кызларыбызның берсе. Ире - Бөек Ватан сугышы ветераны, фәлсәфә фәннәре кандидаты Нуретдин абый Ганиев белән гомер итүләренә дә 65 ел булды.
Сүз уңаеннан: быел 5 март көнне Г.Камал театры сәхнәсендә Рауза апаның 90 яшьлек юбилее билгеләп үтеләчәк. Ә бүген "Интертат" актрисаның гомер юлдашы Нуретдин абый белән оештырган әңгәмәне тәкъдим итә.

Рауза уйный әле һаман...

- Нуретдин абый, сез бик сабыр ир булгансыз ахрысы? Рауза апаны яратуыгызның да ихлас, көчле булганы хәзер дә сизелеп тора. - Каяндыр ишеткәнем бар: артист хатын белән бер ел тору ике елга санала икән. Халык әйтсә дөрестер инде, чөнки сәхнә әһеле һәрвакыт кеше күз алдында. Аны яраталар, хөрмәтлиләр, якын итәләр. Гаиләгә кайткач та, табигый инде, алар иреннән дә шундый ук мөнәсәбәт таләп итә. Рауза кәефсезләнеп йөри башласа, мин аңа гел: “Бар театрга барып кил әле!” - дип әйтә торган идем. “Рауза апа уйныймы әле?” - дип еш кына уены-чынын кушып сорыйлар. “Әйе, һаман уйный әле... минем нервыда”, - дип, мин дә шаяртып куям. Минем әти: “Улым, бервакытта да кешегә начарлык эшләмә. Йөз яхшылык эшләсәң, сиңа шуның унысы гына әйләнеп кайтса да, син бәхетле кеше булырсың!” - дип әйтә торган иде. Үземне бәхетле кеше дип саныйм. Тормыш юлын кабат башларга насыйп булса, ничегрәк итеп үтәр идегез, дип сорасалар, шулай ук үтәр идем дип җавап бирәчәкмен. 1944 елның сентябрь аенда миңа 16 яшь тулды, шуннан соң үз теләгем белән хәрби комиссариатка киттем. Аннан мине сугышка җибәрделәр. Туган елым 1928 ел булса да, үземне 1927 елгы итеп яздырдым. 7 ел Төньяк флотта хезмәт иттем. Авылдан ике кат чабата белән чыгып киткәндә 7 класс белемем бар иде. Тормышымдагы вакыйгаларны саный китсәң, үзе бер калын китап язарлык. Җиде ел хезмәт итеп Казанга кайттым. Әтинең мине укытырга теләге бар иде. Үзе укый-яза белмәгәч, мине укымышлы итеп күрәсе килгәндер. Әле дә хәтерлим: 4нче класста укыганда, әти Балтачка район үзәгенә барып, чират торып миңа шәп китап алып кайткан. ВКП(б) тарихын!

3 сум белән өч көн вокзалда

Армиядән Казанга кайткач, урта белем алырга кирәк, эшкә урнашырга, фатир кирәк, торырга урын юк. Өч сум акча белән, мин тимер юл вокзалында яши башладым. Акча өч көннән бетте, вокзалдан куып чыгара башладылар. Комсомолның шәһәр комитетына киттем. Андагы кешеләр миңа, ярдәм йөзеннән, пионервожатый булырга киңәш иттеләр. Ул вакытта бөтен вожатыйлар - хатын-кыз. Ә мин берүзем, моряк киеменнән. Балалар барысы да минем янымда. Алар белән төрле уеннар оештырып эшли башладым. 75 сум акча да түләделәр. Шуның 50 сумын домуправка биреп, пропискага кердем. Аннан кирпеч заводына киттем. Анда төрле җирләрдән җыелган 500 яшь кешене туплап, комсомол оешмасына берләштердек. Бер барактан торак бирделәр. Яши башладым (соңрак Раузаны да шунда алып кайттым). Аннары кичке мәктәпкә кереп, 10 класс тәмамладым, университетка читтән торып укырга кердем, аны тәмамладым. Аспирантурада да уңышлы гына белем алдым. 1979 елны Мәскәүдә кандидатлык дисертациямне яклагач, медицина университетында укыта башладым.

Мин җир кешесе

- Гади авыл егете! Тырышлык, үҗәтлек белән авырлыкларны җиңеп, кеше булгансыз, димәк... - Бер кешедән дә авыз күтәреп ярдәм сорап утырмадым. Кайчакларында уйланам: колхоз, совхоз җитәкчеләре, сәнгать әһелләре, язучыларның күбесе (90 процентыдыр) - авылдан чыккан кешеләр. Хәзер авылны бетерәләр, ә бит авылда чын тәрбия бирелә иде! Без - әтинең 9 баласы. Әтинең сабакларын әле дә хәтерлим. Мин - олы малай, әти үзе белән эшкә йөртә иде. Сугыш башланды, әле дә исемдә, миңа 13 яшь, утын кисәбез. Әти күбрәк итеп утын хәстәрләп куярга тели. “Мин сугышка китәчәкмен, әниеңә авырга туры килер, шуңа күрә күбрәк әзерлик,” – дигән иде ул. Бөтен авырлыкларны күрергә туры килде. Сыер, үгез җигеп сука сукаладык, хөкүмәткә икмәк ташыдык. Җилкәбездән бөтен авырлыклар узды. Хезмәт белән генә кеше тәрбияләп була торгандыр. Бала эшләп үсәргә тиеш. Авырлыкны күргәннәр бигрәк тә язмыш сынауларына бирешми, тормышын яхшырту өчен бар көчен куя. Әле дә хәтерлим: 1942 елның кышы. Ябык кына ат биреп, мине авылдан кырык - кырык биш чакрым ераклыктагы бер урманнан, паровозга ягар өчен, утын ташырга тимер юл станциясенә җибәрделәр. Урманнан көнгә ике кубометр агач чыгарасың, 400 грамм ипи алырлык талон бирәләр иде. Менә шулай, бирелгән планны үтәп, үз тамагымнан өзеп, энеләремә, сеңелләремә алып кайтырга ике “кирпеч” ипи җыйдым да, иртән өйгә кайтырга чыктым. Дүрт-биш чакрым җир киткән саен, атым ял итә (аның хәле юк). Юлның яртысыннан артыгын үткәч, атым бөтенләй егылды. Икенче көнне иртән каршыга килүче юлчылар атны торгызырга булыштылар. Шулай әкренләп авылга кайтып җиттем. - Бакчагыз да бар икән әле. Авылны сагынасыз бугай? - Мин - җир кешесе, 5-6 сутый җирле бакчам бар. Кыяр, помидор үстерәбез. Җир казыганда да беркемне чакырмыйм. Үзем барысын да башкарам. Мондый хезмәт минем сәламәтлегем өчен дә әйбәт. Бакчаны бик яратам. Раузага да саф һава кирәк, ул бакчада яшәреп китә... Анда дүләнә (боярышник) дигән агачыбыз бар, ул 10-12 чиләк җимеш бирә, аны, файдалы дип, төрле җирләрдән килеп алалар. - Рауза апа талантлы артист кына түгел, бәхетле хатын-кыз да, аннан көнләшүчеләр дә булгандыр әле? - Сүз дә юк, тырышып яшәдек, уңышларга ирешүемә Рауза да ярдәм итте. Иртән Рауза театрга, мин эшкә чаба идек. Кич ул спектакльгә, мин кичке укуга китәм. Театрда озак еллар төп рольләрне башкарды. Төрле вакытлар булгандыр. Әмма ул, театр турында сүз чыкса, шатлана, иптәшләрен сагынып искә алырга ярата. Төрле ай-вайларга игътибар итеп яшәмәде. Авырлыкларны бергәләп кичердек, улыбыз Маратны да аякка бастырдык. Бала әти-әнидән күреп үсә тогандыр. Марат та аракы эчми, тәмәке тартмый, Ларисасын гына яратып тора, ике бала тәрбияләп үстерделәр. Заманында Грузиядә хезмәт итте, университетны кызыл дипломга тәмамлады. Аспирантурага кереп, коммунистлар партиясе турында кандидатлык диссертациясе язды. Нәкъ шул вакытта гына коммунистлар партиясе таркалды, улыбыз фәлсәфә фәннәре кандидаты булды. - Рауза апага бүләкләр бирергә яратканыгызны беләм. - Яшь вакыттан бирле матур киендерергә тырышып яшәдем үзен. Укытучы кешенең акчасы аз бит инде, шуңа күрә һәр җәйне, яшьләрне ияртеп, студент отрядлары белән эшкә китә идем. Азрак акча эшләп кайта торган идем. Актриса кеше затлы киенеп йөрергә тиеш бит. Гомер узган саен ир белән хатынның мөнәсәбәтләре ныгый гына бара. Хәзер инде бөтен бурычым Раузаны кадерләп саклау. Бүгенге көндә балаларыбыз өчен тыныч һәм бик бәхетле без. Юбилей алдыннан сәламәтлеген дә ныгытып аласыбыз килә. 5 мартта Г.Камал сәхнәсендә узачак бәйрәмгә әзерләнәбез. Ә үземә килгәндә, миңа да 90 яшь бит. Ир-атны дөньяда өч нәрсә яшәтә: хатын-кыз, йокы һәм физик хезмәт. Әле, Алла боерса, бирешергә исәп юк!
Автор: Мөршидә КЫЯМОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: