Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тормышыгызны үзгәртәсегез киләме?

Казанда «Перезагрузка. Проекция жизненных моделей» дигән проект-өстәл уены уза. Биредә нәфис затларыбызга ир-атларның эчке дөньсы турында уйланырга, алар белән хисси бергәлектә булырга, «чиста биттән яши башларга» өйрәтәләр. Оештыручылар фикеренчә, 4 сәгать уеннан соң, күпләр тормышларына яңа күзлектән карый башлый. Иң мөһиме, уен ахырында һәр катнашучыга психолог үз киңәшләрен бирә. Уен өстәл артына утырган 12 катнашучының чынбарлыктагы тормышына корыла. Уен кыры картасы, кубиклар, фишкалар, персонаж картасы, азарт, хис, кичерешләр, көлке, бер-береңә булышу, ә кайчак күз яшьләре – мавыктыргыч уен барышында уенчыларга хыялларын тормышка ашыруда нәрсә булышуын яисә комачаулавын чагылдыра. – 14 ел тренерлык эшчәнлегеннән соң, йөзләгән семинарлар һәм тренинглар барышында, мин, ниһаять, тормыш балансын булдыруда гади һәм тыйнак мөмкинлек уйлап таптым. Өстәл-компьютер уеннарында тормыш-яшәеш аша рәхәтлек алу, үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү һәм чынбарлыкка кирәкле якларны алу – иң мөһиме», – ди проект авторы Алмаз Төхвәтуллин. Әлеге уенда 300ләп хатын-кыз һәм 100гә якын ир-ат үз бәхетен сынап караган. Чираттагы уен 27 сентябрь көнне сәгать 18.30да Сәлимҗанов урамы, 15нче йорт адресы белән уза. Төп шарт – катнашучыга 21 яшь тулган булуы. Барлык мәгълүматларны адресы белән таба аласыз.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев