Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тормыш авыр дип зарланабыз...

Күптән түгел Самарада Буа дәүләт сатира театры тамаша куеп киткән иде. Аның җитәкчесе Раил Садриев бик матур, эчтәлекле итеп шигырь укуы белән самаралыларның күңеленә кереп калды. Шигырьләрнең дә ниндиләре диген әле! Бу кичне сәхнәдән Фәнис ага Яруллинның, Илдус Гыйлаҗевның тирән мәгънәле әсәрләре яңгырады.

Арчада яшәүче Гөләра Шәрипованың “Тормыш сәгате” дип аталган шигыре аеруча истә калырлык. Гади авыл хатынының тормышыбыз турында шундый дөрес итеп язуы миңа шундый тәэсир итте ки, хәта концерттан кайту белән бу шигырьнең сүзләрен Интернет челтәреннән табып алып, кат-кат укып чыктым һәм аларны сезгә тәкъдим итәргә булдым.

Тормыш авыр диеп зарланабыз, Кем күргән соң мондый тормышны? Тәмле ашап, матур киенәбез, Шушы әллә начар тормышмы? Өйләребез җылы, газ ягабыз, Уты-суы кергән, ни кирәк? Автобусны хәтта туктаттылар, Машинасыз кеше бик сирәк. Кер юмыйбыз, автоматка гына Тапшырдык без шушы эшне дә. Мультиварка, микроволновкалар, Эшләп тора һәрбер кешедә. Алтын-көмеш, затлы туннар өстә, Ә үзебез һаман туймыйбыз. Дөньялары биргәк авыр диеп, Бер Ходайдан ярдәм сорыйбыз. Ялгышабыз, тормыш бик тә әйбәт! Начарландык хәзер үзебез. Булганына без канәгать түгел, Гел яхшыда гына күзебез. Шөкер итик, әйдә, булганына, Мал артыннан кумыйк, тын алыйк. Элек кеше ничек яшәгән, дип, Бераз гына, әйдә, уйланыйк. Канәгать һәм рәхәт яшәделәр, Дус һәм тату иде кешеләр. Булганына шөкер итә белеп, Тыныч кына дөнья көттеләр. Мичкә яктык көнгә ничә тапкыр, Авыр диеп, сыкрап дәшмәдек. Бер киемне кидек ничә  еллар, Зарланмадык, җырлап яшәдек. Өй тутырып үсте  бала-чага, Сагынмыйбыз шуны  кайсыбыз? Арттырмыймын әле,  хәерче, дип, Хәзер инде бала  тапмыйбыз. Машина да кирәкмәде элек, Җәяү йөрде халык, үлмәде. Бүгенгедәй яхшы  тормышны ул, Төшендә дә хәтта күрмәде. Тормыш авыр, дибез, зарланабыз, Зарланырга бармы сәбәбе? Бар да җитә, хәтта артып китә, Туктагачтын гомер сәгате…

Бик дөрес, уйга калдырырлык сүзләр бу.  Шулай да аларда нидер җитешеп бетми кебек тоелды миңа. Хисләнеп, күңелемдә өстәмә шигъри юллар туды. Бәлки, минем уй-фикерләрем белән башкалар да килешерләр. Ә “Тормыш сәгате” авторы Гөләра ханым миңа үпкәләмәс дип өметләнәм. Барыбыз да дус һәм тигез  идек, Бик күбебез ярлы булса да. Яши идек киләчәкне көтеп, Якты көннәр ерак булса да. Өметебез сүнде, дуслыгыбыз бетте, Акча итә бүген тантана. Күпләр алдый, урлый, кеше үтерә, Байлыклары белән мактана. Ә фәкыйрьгә тагын нәрсә кирәк? Ипи-суы булса, шул җитә. Тик шулай да күңел тыныч түгел, Тигезлек бер килер, дип көтә.

Алинә ХӘМИТОВА, Самара шәһәре

Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев