Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төрледән-төрле милләт вәкилләреннән торган ил – аллы-гөлле чәчәкләр үскән гүзәл болын ул

Россия Төп законының хәтсез очрак­ларда үтәлмәве белән кемне – кемне, без – татарларны шаккатыра алмыйсың инде. Шулай булса да Конституция бар, һәм анда акка кара белән  “Россия – федератив дәүләт” дип язылган. Андый билгеләмә булмаса, ихтимал, унитарлык тарафдарлары милли азчылыклар өстеннән күптән асфальт катогы белән үтеп, проблеманы әллә кайчан ябып та куярлар иде. Игътибар иткән булсагыз, мәркәз каладагы югары чиновниклар, шул исәптән аларның иң-иңнәре авызыннан да “федерация”, “Россия Федерациясе” сүзе бөтенләй диярлек чыкмый, ишетелми. Әлеге кәлимә алар өчен сүгенү сүзе димим, тик ул кешеләрнең эчтән генә Ельцинны, Төп закон авторы саналучы Шахрайны, 1990 нчы еллар сәя­сәтчеләрен каһәрләгән­нәрен чамалыйм.   Ленинны, милли бе­рәмлекләрдән торган ил төзеп кит­кәнгә, “Россия астына бомба куеп калдырды”, дип гаепләгән кебек. Хәзерге кайбер сәясәтчеләр өчен гаеп­леләр күптән билгеләнгән – үзләреннән һәм совет заманындагы кайбер френчлы агайлардан башка һәммәсе гөнаһлы. Шул исәптән аяк астында буталган, эрер­гә, югалырга теләмәгән азчылык халыклар да. Нәкъ шул сәбәпле Мәс­кәүдә бү­геннән үк Конституцияне күче­реп язарга әзер кешеләр дә җитәрлек дип беләм. Язарлар да иде. Аларны дөнья җәмә­гатьчелеге алдында йөзне тәмам югалту куркынычы гына тыеп тора. Безне болай да яратмыйлар. Ипле илләр Төп законга икешәр йөз ел буе кагылмаган тәкъдирдә, без узган ХХ гасырда гына да биш тапкыр (!) Конституция алыштырган дәүләт бит. Федерация төшенчәсе сәясәтчелә­ребез лексиконыннан төшеп калган кебек, аларда унитарлык сүзе дә юк. Империя кәлимәсе дә колакка чалынмый. Чөн­ки ХХI гасырда империя, фәлән, дип сөй­ләнүләрне беркем дә аңламаячак. Тик бу әле андый форматның җитәк­челәре­без­нең генә түгел, халыкның да уеннан мәң­гелеккә җуелганны аңлат­мый. Ел саен кораллануга тотылган 3 триллион сум да, ул чыгымнарны белгән, аңлаган очракта да, халыкны артык борчымый. Безнең “акыл белән аңлап булмый торган” илдә холык-фи­гыль, менталитет шундый – ыштан тишек калса калсын, дошманнар гына калтырап торсын, ил генә зур һәм дә бөек булсын. Кыскасы, халык нинди – сәясәтчеләр шундый, диюдә дә олы хилафлык юктыр. Халыкның хәтсез өлешенең җитәк­че­ләребез гамәлләренә риза-бәхиллеге, дәү­ләт институтларының зәгыйфь­леге, оппозиция дип аталучыларның “баш өсте” дип торуы – болар безнең бүгенге бәла­ләребез җыелмасы. Ә төп фаҗига шунда – бөеклек, империя, дип мәш килгәндә, Федерация дигән дәүләт төзелешенә, чын федератив мөнә­сә­бәтләргә урын аз гына да калмый. Менә шушы урында “Унитар федерация буламы?” дигән сорау да калкып чыга. Ни гаҗәп, мондый тилемсә сөальгә бездә уңай җавап биреп була кебек. Гәрчә сорау “су корымы?” диюгә тиң булса да. Бүген бик кычкырып йөрмәсәләр дә, биредә бит демо­кратиянең дә суверен дип аталганы. Нишләп әле унитар федерализм яши алмасын ди. Унитарлык – империя чылбырының бер буыны. Унитарлык илне көчәйтә, монолит ясый, бердәм итә алмаган кебек, яңа гасырда нинди генә империя төзесәң дә, ул балчык аяклы булачак һәм тиз арада ишеләчәк. Берничә буын халыкның тормыш дәрәҗәсе, сыйфаты хисабына андый конструкция торгызуга алыну җинаятькә тиң гамәл. Федератив мөнәсәбәтләрнең чын һәм классик вариантын искә тө­шер­гәндә, ул – Үзәк белән төбәкләр арасындагы мил­ли-сәяси һәм икътисадый баг­ланыш­ларның ике якны да канә­гать­ләндергән баланста булуы. Нәкъ менә Татарстан бе­лән Россия арасындагы 1994 елда гамәлгә кер­телгән Шарт­намәдәгечә. Тик кайда ул документ? Быел аның тонык шәүләсеннән бер­нәрсә дә калмаска мөмкин... Асылын, төсен җуймаган төрледән-төрле милләт-халыклардан торган ил – аллы-гөлле чәчәкләр үскән гүзәл болын ул. Анда бер генә төр чәчәк, мәсәлән, ромашканы гына калдырып, башкаларын төптән үк кыркып ташласаң, гү­зәллек тә, табигыйлек тә юкка чыгачак. Казарма бертөрлелеге аша бөек, гай­рәтле дәүләт әвәләргә омтылу ул – артка карап яшәү, ци­вилизациядән чит­тәлек, үсеш-алга­рышта артта калу. Рос­сиядәге “Кем гаеп­ле?”, “Нәрсә эшләргә?” дигән мәңгелек сорауларга, “Ник без бар нәрсәне үзе­бездәге кыек мантыйкка яраштырып бозабыз? Нинди “кәкре көзгеләр иле” биредә?” дигәннәрен дә өстисе килә.
Наил Шәрифуллин, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев