Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төрлечә баеп була...

Зарланырга күнегеп киттек. Күршең зарлана икән, син аннан да ар­тыг­рак сукранырга тиеш. Шөкер итсәң, начар дип табылган әйбернең яхшы якларын күрә башласаң, сине бик үк дөрес түгел кешегә чыгарачаклар. Ә бит соңгы ике дистә елны гына алсак та, тормыш начар якка тәгәрәмәде. Авылда шартлар каланыкы белән тиңләште. Рухи яктан, бәлки чигенгәнбез­дер, әмма уңайлыклар ягыннан алдырдык. Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, республика бәйгесенә нәтиҗә ясап, әнә шулай диде. Әлеге бәйгедә муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәт­кәр ачыкланды, республикадагы иң яхшы иҗтимагый инициатива билгеләп үтел­де, массакүләм мәгълүмат чараларында авыл темасына иң яхшы язучылар аталды. Быел бәйгегә җәмгысы 102 эш кабул ителгән. Мин­сәгыйт Шакиров бәйгенең сыйфаты үзгәрүен билгеләп үтте: – Элек документ тутыру ягы да аксый иде. Хәзер тәкъдим ителгән эшләрнең кайсы авылныкы, кайсы шә­һәр җиреннән икәнен аерып булмый, барысы да бер дәрәҗәдә. Җир кешесен күрү, эшен бәяләү җәһәтен­нән журналистлар да активлашты. Аларның, авыл кеше­сенең борчуларын күреп, авылны яшәтү, тормыш шарт­ларын яхшырту турында уйланулары сөенечле. Иң яхшы идарәче булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк соң? Авылың­нан еракта булсаң да, аның сулышын тоя белергә кирәк. Бөгелмә районының Наратлы авыл җирлеге башлыгы Сергей Дмитриев әнә шундый фикердә: – Эшкә моннан җиде ел элек керештем. Башта нәр­сәдән башларга белми аптырабрак та калдык. Авыл җи­ренең бер бик матур гадәте бар: анда авырлыкны бергә күтәрәләр. Миңа да элеккеге башлык, андагы хезмәт­кәрләр ярдәм итте. Күзгә иң ташланганы: әйлә­нә-тирә­нең ял итәр өчен җиһаз­лан­мавы иде. Безнең як чиш­мәләргә бай, әмма ташландык хәлдәгеләре дә шактый иде. Әйтик, Петровка бистә­сен чишмәләр өстендә утыра дисәң дә була. Наратлыда – дүрт чишмә, тагын бер авылда – өч чишмә. Табигать бир­гән бу байлыктан нигә файдаланмаска ди? Суны тикшереп, аның файдалы үзен­чә­лекләре барлыгын, йомшак булуын ачыкладык та һәрбер йортка чишмә суын җибәрдек. Җирле үзидарә башлыгы авыл халкының фатихасын әнә шулай алган һәм, икенче зур эше итеп, авыл зиратын төзекләндерүне башлаган. Парк зоналарын булдыру, юлларга таш тү­шә­тү, яр буйларын ныгыту бе­лән беррәттән, рухи һәм физик сәламәтлекне кайгыртуны да бурыч итеп куйган. Бу эштә Сергей Дмитриевка шушы як кешесе, авыр атлетика буенча олимпия чемпионы Николай Колесников ярдәмгә килгән. Шулай итеп Наратлы авылы авыр атлетика спорты белән шөгыль­ләнүчеләр үзәгенә әверел­гән. Татарстан Дәүләт Сове­тының кече залына бүләкләү тантанасына авыл белән “чирләүчеләр” шактый җы­ел­ган иде. Мамадыш райо­ны­ның Кызыл Тау авыл җир­леге башлыгы Вәлия Гыйззә­туллина да – шундый шәхес. Өстәвенә безнең хезмәттә­шебез дә икән әле. Район газетасында эшләгән, район телевидениесен оештыруда башлап йөргән ханым соңгы елларда җирле үзидарә баш­лыгы итеп билгеләнгән. Ул эшен уңай шартлар тудырудан башлап җибәргән. Сүз уңаеннан, авыл җирлеклә­рен төзекләндерү буенча фе­дераль бәйге бар. Вәлия Гыйззәтуллина ул бәйгедә өч тапкыр җиңгән булган. Мо­ның өчен урамнарның тө­зеклегеннән алып, яшь гаи­ләләрне йортлы итүгә кадәр барысы да керә, ди ул. Йорт-җирле итүнең яңа фор­масын да тапканнар: арен­дага бирү өчен берничә катлы йортлар төзи башлаганнар. Кызыл Тау авылы киноүзәге белән дә мактана ала. Монда яшьләр 3D форматта кино карый ала. Татаркино “Бибинур” фильмын күрсәткәндә, биредә алма төшәрлек урын да булмаган икән. Вәлия ханым әй­түенчә, халык шушы фильм­ны төшергәндә Мама­дыш­ның үз кешесенә әве­релгән Бибинур – Фирдәвес Әх­тә­мо­­ваны юксына, ди. Бәйге узды, нәтиҗәләр ясалды. Депутат, жәмәгать эш­леклесе Марат Галиев әйтү­енчә, “бүләк ителгән суммадан баеп китеп булмый, әмма профессиональ яктан һәр җиңүче чын мәгъ­нә­сендә баеды. Чөнки алар меңнәр арасында иң яхшылары булып танылды”.  
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев