Төрле милләт вәкилләре турында нинди стереотиплар яши?

Татарлар хәйләкәр һәм руслар белән гаилә кормый, башкортлар татарны яратмый, марилар әфсен-төфсен белән мәш килә, чуашлар тискәре... Милләтләрнең холык-сыйфатларына нигезләнеп, алар турында төрле стереотиплар яши. Интернетта "Яндекс" эзләү системасы, “Йод” басмасы интернет кулланучыларының сорауларына нигезләнеп, әнә шул төп сыйфатларны ачыкланган.

Эзләү юлына русча  “Ни өчен” һәм берәр милләт исеме язылса, система иң популяр сорау вариантларын тәкъдим итә. Әмма күпчелек очракта тискәре сыйфатлар өскә калкып чыга. "Яндекс" вариантларына ышансаң, Россия көнчыгышы халыклары русларны яратмый, ә кайбер кавказлылар, мәсәлән, карачай һәм черкессләр, кабарда һәм балкарлар бер-берсен сөйми. Ә сездә башка милләтләр турында нинди стереотиплар яши?  Татарлар андый түгел, ә мондый дип исбатлаган очраклар булдымы? "Ватаным Татарстан" газетасы үзенең 19 ноябрь санында шул хакта сораштырулар үткәргән.

Тәбрис ЯРУЛЛИН, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе:

– Стереотиплар бар, ләкин кешеләрне якыннан белә башлагач, күбесе чынбарлыкка туры килми. Андый стереотиплар көнкүреш шовинизмына гына алып бармасын, анысы – бик ямьсез күренеш. Мәсәлән, “базарда кара халык сата” дигәнне ишеткән бар. Килешмим. Еш кына мондый фикерне ке­шенең ни белән шөгыль­лән­гәненә карап, йә бер кешенең сыйфатларын бөтен халыкка карата әйтеп ялгышалар. Татарлар турында, гаиләдә тугрылар, әти-әниләргә хөрмәт белән карыйлар, татар егет­ләре кәләш сайлаганда әнисе фикеренә таяна, дигәнне ишеткән бар.

Халисә ШИРМӘН, язучы:

–  Стереотипларны өнәп бетермим. Һәр кеше, нинди милләттән булуына карамастан, уңай һәм тискәре сыйфатларга да ия булырга мөмкин. Әмма башка төбәк­кә, яисә башка илгә чыкканда бу җирлек мәдәниятен алдан өйрәнеп барырга тырышам, чөнки уңайсыз хәлдә калуым бар. Милли стереотипларның күбесе яһүди милләтенә карый бугай. Татарлар турында стереотипларның Казахстан һәм Кыргызстанга баргач җимерелгәнен күрдем һәм гаҗәпләндем. Анда минем татар булуыма ышанмадылар. Гомумән, “сары чәчле, зәңгәр күзле татар була алмый” дигәнрәк фикер әйтте­ләр. Төркиядә дә шундыйрак хәл булды. Татарларны усал холыклы, карасу тәнле, кысык кара күзле дип күз алдына китерәләр икән. Казанны еш кына Казахстан белән бутыйлар.

Илфак ШИҺАПОВ, продюсер:

– Мин армиядә Монго­лиядә хезмәт иттем. Хәрби частьта мин  – бердәнбер татар кешесе. Шуңа төрле ысуллар белән татарларның кем булуын исбатларга күп туры килде. Татар милләт­челеге белән дә армиядә авырдым. Һәр милләтнең үз төсмере бар. Күзәтсәң, анализласаң, бу күренә. Татарны хәйләкәр, диләр. “Татар барда – хәтәр бар” дигән әйтемне армиядә казахлардан ишеттем. Төрки халыкларда татарга ихтирам да, татардан курку да бар. Бу миф түгел, чыннан да шулай. Руслар өчен дә без берни­кадәр куркыныч тоелабыз. Һәрхәлдә элегрәк бу шулай иде. Чыңгызхан, Батыйхан бабаларыбыз казанышлары әле дә күпчелекнең исендә. Татарга көнчелек тә хас. Татар кешесе күршесенең, дус­тының, туганының уңышын бик авыр кичерә. Бу – беренче булу омтылышы. Артык начар сыйфат түгел. Татар үзен бердәм түгел дип битәрли. Әмма кирәк чакта без бик тиз берләшә алабыз.

Данил СӘФӘРОВ, “Матбугат.ру” проекты җитәкчесе:

–  Халыкларга карата бернинди стереотип юк дисәм, ялган булачак. Берәр яхшы яки начар танышыбыз аша бөтен милләт турында фикер йөртәбез. Бу –  начар күре­неш, әмма табигый. Һәр милләттә яхшы һәм начар кешеләр бар диюләре хак. Үземне милләтче дә, хәтта бик үк милләтпәрвәр дә дип әйтә алмыйм, әмма кайвакыт татарлыкка тигән нәрсәләр күңелне кыра. Татарларны башка милләтләр алдында матуррак күрсәтү теләге бар. Бервакыт Мәскәүдән Себергә баручы машина Казанда ватылып калган иде. Шуларга өчпочмак белән мәтрүшкәләп чәй эчерттек, татарлар шундый икән дип сөйләп йөрсеннәр дидем. Урамда чит төбәк машинасы алдыма “борын тыкса”, талашмыйм, үткәрәм. Казанда шоферлар итагатьле дип кайтып сөйләсен.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: