Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиянең Заманча сәнгать үзәге күргәзмә залына Андрей Карлов исеме бирелде

Төркиянең Анкара шәһәрендәге Заманча сәнгать үзәге күргәзмә залына Андрей Карлов исеме бирелде, дип  хәбәр итә ТАСС Төркиянең Anadolu агентлыгына сылтама белән.  2016 елның 19 декабрендә Россия илчесе Андрей Карлов нәкъ шушы бинада атып үтерелгән иде. Мәгълүм булганча, Россиянең Төркиядәге Илчелеге бинасы урнашкан Каръягды урамга да Андрей Карлов хөрмәтенә аның исеме бирелде. Урамның исемен үзгәртү турындагы карарны Анкара шәһәр советы бертавыштан хуплаган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев