Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиянең "TRT Avaz" телеканалында татарлар тормышына багышланган тапшыру дөнья күрде (ВИДЕО)

Төркиянең "TRT Avaz" телеканалында "Eski topraklar" ("Борынгы туфраклар") дип исемләнгән телетапшыруда татарлар тормышына багышланган чыгарылыш дөнья күрде. Тапшыруны галим, тел белгече Мехмет Левент Кайа алып бара. Әйтергә кирәк: тапшыруның беренче бүлеге Казахстан төркиләре турында. Тапшыруның икенче бүлеге исә Казан татарларының мәдәнияте, тарихына багышланган. Алар турында Истанбул татарлары җәмгыяте вәкиле, Tümata төрки музыка ансамбле солисты Гөлтан Ураллы сөйли. Гөлтән Ураллы үзе Төркиядә яшәсә дә, аның нигезе Татарстан һәм Башкортстанга барып тоташа. Гөлтән Ураллы үзенең гаилә тарихы белән дә таныштыра, татар ашлары пешерергә өйрәтә. Фильмда татар халкы җырлары да яңгырый. Милли бәйрәм Сабан туе турында да бәян ителә. Әлеге фильм төрек телендә. Гөлтән Ураллы исә үзенең истәлекләрен татар телендә сөйли. Тапшыруның алып баручысы Мехмет Левент киләсе чыгарылышларда да татарлар, төркиләр тормышы белән таныштыруны дәвам итәчәкбез диде.
Гөлназ Әхтәмҗанова, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев