Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиянең Истанбул шәһәрендә дин һәм фән белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми вәкилләр катнашында Евразия ислам шурасы советы уза

Быелгы тугызынчы советның төп темасы: “Евразиядә Ислам: дини экстремизмга каршы бердәмлек һәм киләчәк перспективалар”. Кичә совет утырышына Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган да килде, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Барлыгы 33 илдән 120 вәкил, шулай ук Балкан, Кавказ, Урта Азия дин әһелләре җыелган чарада катнашучыларны беренчеләрдән булып Төркия дини эшләр идарәсе җитәкчесе Мәхмәт Гёрмез сәламләгән. Ул бу утырышны динне төрле начар ниятләрдә файдалануны тыюга, кисәтүгә юнәлдерелгән сөйләшү булуын ассызыклап, Аллаһ динен танымаслык дәрәҗәдә үзгәртергә тырышуга каршы көрәштә хезмәттәшлек итү юлы дип бәяләгән. “Евразия Ислам советы 100 елга якын исламннан, гореф-гадәтләреннән, традицияләреннән мәхрүм булган мөселманнарның дини- иҗтимагый ихтыяҗларын кайгырту нигезендә оешты. Әлеге оешма барлыкка килгәннән башлап дөньяның Евразия өлешендә яшәүче мөселманнарга үзләренең дини оешмаларын, мәгарифен төзергә, хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирде. Еллар узу белән Евразия Ислам советы Евразия дин лидерларын берләштерүче иң эре киңәш итү, хезмәттәшлек кору урынына әверелде”, - дигән ул.

Гёрмез шулай ук катнашучыларны Гашүрә көне белән тәбрикләгән.

“Аллаһтан 1438 хиҗри ел сугыштан - тынычлыкка, золымнан - гаделлеккә, көч кулланудан- мәрхәмәтлелеккә, яманлыктын - яхшылыкка күчү елы булуын сорыйм” – дигән теләген дә җиткерде.

10-14 октябрь көннәрендә Еразия күләмендә узучы җыен кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин күп сандагы дин әһелләре белән фикер алышуларда, аерым секция утырышларында катнашкан.

Хәзрәт дин әһелләре белән аралашу вакытында аларны Коръәннең яңа басмасы белән таныштырган. Алдан хәбәр ителгәнчә, ике елга якын вакыт дәвамында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә нәзарәтнең махсус оештырылган Коръәнне өйрәнү бүлеге чит ил белгечләре белән берлектә Коръәннең яңа - дөньяви стандартларга туры китерелгән нөсхәсен әзерләгән иде. Күптән түгел ул Казанда дөнья күрде.

Бүген Евразия ислам шурасы утырышы дәвам итә. Татарстан мөфтие чыгышы иртәгәгә ниятләнгән.

Евразия ислам шурасы утырышы Төркия Республикасы дини эшләр идарәсе инициативасы белән Төркия Президенты ярдәмендә уза. Беренче мәртәбә ул 1995 елда Әнкара шәһәрендә үткәрелгән иде.

Совет утырышы 4 көн бара. Анда Әзербайҗан, Беларусь, Босния-Герцеговина, Болгария, Эстония, Грузия, Хорватия, Казахстан, Черногория, Кыргызстан, Крым, Косово, Литва, Македония, Монголия, Молдова, Румыния, Россия, Словения, Таҗикстан, Украина, Греция, Голландия, Швеция, Англия, Австрия, Италия, Германия, Бельгия, Франция, Швейцария, Мисыр, Һиндыстан илләре вәкилләре катнаша.

Чара 14 октябрьдә сөйләшүне йомгаклаучы декларацияне кабул итү белән тәмамланачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев