Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиянең "Гебзе" сәнәгать зонасы җитәкчелеге Татарстанның Свияжск логистика үзәге белән кызыксына

Төркиянең «Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы җитәкчелеге Татарстан Республикасында Свияжск мультимодаль логистика үзәге базасында уртак сәнәгать зонасы булдыру вариантларын карый. Бүген бу хакта сүз Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы (GOSB) идарәсе рәисе Вахид Йылдырым белән очрашуында алып барылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу «Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы вәкилләренең Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Төркия вәкилләре Свияжск мультимодаль логистика үзәге мәйданчыгы, елга, авто- һәм тимер юлларны берләштерү өлешендә транспорт логистикасы мөмкинлекләре белән танышканнар.

Татарстан Республикасы Президенты, кунакларны сәламләп, искәрткәнчә, бүген республикада Төркия капиталы катнашында 10 проект эшләп килә, бу – шул исәптән «Алабуга» махсус икътисади зонасындагы җитештерү, нефть химиясе һәм химия тармагындагы предприятиеләрдә уртак проектлар.

«Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы идарәсе рәисе Вахид Йылдырым үз чиратында искәрткәнчә, Төркиядә мондый сәнәгать зоналары күп булдырылган һәм эшләп килә. Ул билгеләп үткәнчә, Свияжск үзәге кызыксыну уята, монда бизнес алып бару өчен бөтен нәрсә дә каралган.

Рөстәм Миңнеханов Свияжск мультимодаль логистика үзәге базасында уртак проект буенча эш төркеме төзергә тәкъдим итте. Ни рәвешле һәм ничек хезмәттәшлек итәчәгебезне билгеләү мөһим, диде Татарстан Республикасы Президенты.

Татарстан Республикасыннан эш төркеменә ТР Икътисад министрлыгы, ТР Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы, Яшел Үзән муниципаль районы вәкилләре керәчәк.

Яклар проект буенча фикер алышуны эш төркеме эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча якынча бер айдан соң дәвам итәргә килештеләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев