Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиянең "Egepostası" радиосы тыңлаучыларын Татарстан тарихы, мәдәнияте, мәгариф системасы һ.б. белән таныштырдылар

Измир губерниясендәге “Әгәпостасы” (Әгәй почтасы) радиосының “Айка белән мәдәнияттән – мәдәнияткә” исемле тапшыруында бу атнада сүз Татарстан турында барды. Бер сәгатьлек тапшыруның кунагы - Башкортстанда туып үскән татар егете Линар Хөсәенов иде. Линар Хөсәенов Әгәй университетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә III курста укый. 21 яшь. Тумышы белән Башкортстанның Стәрлетамак районыннан. Линар радионы Татарстан тарихы, мәдәнияте, мәгариф системасы белән таныштырды. Шулай ук сәнәгать тармаклары, икътисадый потенциалы турында сөйләде. Республиканың туризмын үстерү юнәлешендәге план-карарларын телгә китерде. Тарихи объектларны аңлатты. Тапшыруда шулай ук татар бәйрәмнәре, милли ризыклар, гореф-гадәтләр, социаль тормыш хакында да сүз барды. Тапшыруда Линар Хөсәенов башкаруында татарча җырлар да яңгырады. Турыдан-туры барган “Айка белән мәдәнияттән – мәдәнияткә” тапшыруына килгән сорауларга җаваплар бирелде. Тапшыруның авторы - казакъ кызы Айканың әйтүенчә, алдагы тапшыруларның берсе тагын Татарстанга багышланачак һәм башка кунаклар чакырылачак.  
Рушания Алтай, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев