Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиянең Даламан шәһәренә килгән Казан туристларын зур хөрмәт белән каршы алганнар

Бу сезонда Төркиянең Мугла провинциясендәге Даламан шәһәре аэропортына Россиядән килгән беренче туристларны зур хөрмәт белән каршы алганнар. Бу хакта Төркиянең “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә. Казаннан 220 туристны алып килгән самолетны җирле халык бик шатланып каршы алды дип яза агентлык. Даламан аэропорты җитәкчесе Хәмди Гүвенч үзенең инде күптән Россия туристларын алып килгән самолетны көткәнен белдергән. Ул Самара, Уфа һәм Пермьгә дә рейслар булачагын билгеләп үткән. “Рейсларны Россиянең иң алдынгы туроператорларының берсе оештыра, аларга эшләре өчен рәхмәт”, - дигән ул. Гүвенч Төркия һәм Россия лидерлары очрашканнан соң ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр тизрәк җайга салыныр дигән өмет белдергән. «Киләсе елда Даламанга тагын да күбрәк туристлар килер дип уйлыйм. Күпләр, безнең регионны ярату сәбәпле, башка төбәкләргә бармыйча, Төркиягә рейсларны көтеп яшәделәр. Безнең максат – 2017 елда 200 мең турист кабул итеп, рекордка ирешү”, - дигән аэропорт җитәкчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев