Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиянең 42 журналисты түнтәрелеш омтылышында катнашкан фетнәчеләр исемлегендә

Төркиядә кимендә 42 журналистны кулга алу өчен ордер бирелгән. Алар дәүләт түнтәрелеше омтылышында катнашуда шикләнелә. Бу хакта Hürriyet газетасы яза. Газета мәгълүматлары буенча, алар барысы да конституцион корылышны җимереп, илнең хәзерге җитәкчеләрен бәреп төшерүне максат иткән “Параллель структура” тарафдарларына керә. Әнкара бу төркемне АКШта яшәүче ислам оппозиционеры Фәтхулла Гүлән белән бәйле дип белдерә. Журналистларны ун елдан алып гомерлек срокка кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр, дип яза Hürriyet.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев