Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиягә роумингка тарифлар кимергә мөмкин

Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникация министрлыгы Төркия белән телефон аша элемтәдә халыкара роуминг хезмәтенә тариф бәяләрен киметү буенча меморандум әзерләде, дип хәбәр итә ведомство җитәкчесе Николай Никифоров. Бу хакта "Российская газета" яза.

Бу мәсьәлә буенча сөйләшү соңгы тапкыр 2 ел ярым элек булган. «Без бу юнәлештә сөйләшүләрнең кабат башлануы белән шат», - дип хәбәр итә министрның сүзләрен ведомствоның матбугат хезмәте.

Элегрәк РФ энергетика министры Александр Новак Төркия икътисад министры башлыгы Нихат Зайбекчи белән сөйләшүләргә багышланган матбугат очрашуы вакытында ике ил арасындагы роумингка тарифларны киметү хакында сөйләшүләр башланганын белдергән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев