Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиядәге кунак йорты күренекле татар композиторы Нәҗип Җиһанов исемен йөртә (ФОТО)

  Төркиянең Себен табигый паркындагы туристлык комплексында урнашкан иҗади авылдагы кунак йортларының берсе күренекле татар композиторы Нәҗип Җиһанов исемен йөртә. Бу хакта “Тюрксой” халыкара төрки мәдәният оешмасы генераль директоры Дюсен Касеинов хәбәр итте. Ул бу проектның туристларны төрки халыкларның уртак мәдәни мирасы булган күренекле артистлар һәм музыкантлар белән таныштыруын билгеләп үтте. Мәгълүмат өчен: Төркиянең Болу провинциясендәге Себен табигый паркы кыяга чокып ясалган борынгы мәгарәләре белән билгеле. Әлеге уникаль мәгарәләр комплексы безнең эрага кадәрге XII гасырга карый. Парк Әнкара белән Истанбул арасында урнашкан. Табигый паркны туристлар өчен кызыклырак итү өчен сигез агач йорттан торган кунак комплексы төзелгән. Болу шәһәре муниципалитеты белән хезмәттәшлек итүче “Тюрксой” оешмасы кунак йортларына төрки халыкларның танылган композиторларын бирү идеясе белән чыккан була һәм муниципалитет тарафыннан бу идея хуплап каршы алына. Әлеге кунак йортларының кызыл тасмасын төрки халыкларның хатын-кыз композиторлары кисте. Алар Әнкарага үзләренең яңа әсәрләрен тәкъдим итергә килгәннәр иде. Татарстаннан хатын-кыз композиторлар очрашуында М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова катнашты.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев