Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиядә Тукай белән Зәйтүнә хисләренә багышланган "Мәңгелек мәхәббәт" китабы сатуга чыкты

Татар язучысы Мирсәй Гарифның татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукай белән Зәйтүнә Мәүледова арасындагы хис-кичерешләр турындагы “Мәңгелек мәхәббәт” китабы Төркия кибетләрендә сатуга чыкты. Әсәрне татарчадан төрекчәгә Төркиянең Кавказ университеты галимәсе, татар шагыйрәсе Чулпан Зарипова-Четин һәм Мугла университеты тел галиме Хаяти Йылмаз тәрҗемә иткән. Китапның мөхәррире – Авразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглу. Мирсәй Гариф – Марсель Гариповның әдәби псевдонимы. Язучының “Мәңгелек мәхәббәт” китабы Татарстан китап нәшриятында 2006 елда дөнья күрде. 2009 елның башында Марсель Гарипов әсәрен төрекчә нәшер итү максаты белән Төркиядә булып киткән иде. Билгеле булганча, Тукайның яраткан кызы Зәйтүнә Төркиядә яшәгән елларын көндәлеккә теркәп калдырган. Марсель Гарипов шунда урын алган мәгълүматларга таянып, Зәйтүнә яшәгән, булган урыннарын эзләп тапты һәм аларны фотографиягә төшереп йөрде. Бу җәһәттән ул Әнкарәдә төрки халыкларның мәдәният оешмасы ТӨРЕКСОЙ җитәкчелеге белән дә очрашты. Әсәр, тәрҗемә ителгәннән соң, ТӨРЕКСОЙ тарафыннан басылырга тиеш иде. Соңрак аны Евразия язучылар берлегенең “Бәнгү” нәшрияты басып, төрек укучыларына ирештерде. 103 битлек басма Төркиянең мәшһүр “Кабалҗы” китап кибете киштәләрендә урын алган. Китапны интернет сәүдә челтәрләре аша да сатып алырга мөмкин. Автор: Рушания Алтай

Татар-Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев