Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиядә төрек теленә тәрҗемә ителгән "Тартарика" атласы нәшер ителәчәк

Төрек теленә тәрҗемә ителгән “Тартарика” атласын Төркиядә быел язын нәшер итү ниятләнә. Бу хакта Төркиянең Казандагы Генераль консулы Турхан Дилмач Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының 20 еллык эшчәнлегенә багышланган тантаналы утырышта хәбәр иткән иде. Консулның татар телендә чыгыш ясавын да билгеләп узарга кирәк. Проект Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге һәм Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗан исемендәге Тарих институты белән берлектә гамәлгә ашырылган. Турхан Дилмач моннан ике ел элек Казанга килгәч, институт директоры Рафаил Хәкимов белән очрашуын билгеләп узды. “Ул вакытта бергәләп “Тартарика” тарихи атласын төрекчәгә тәрҗемә итсәк, яхшы булыр иде дип сөйләшкән идек. Без аны тормышка ашырдык дип әйтергә була. 600 битлек текстны, карталарны тәрҗемә иттек. Яз айларында Төркиядә нәшер итәчәкбез”, - дип белдерде консул. “Баш консулның төп вазифасы Төркияне Россиядә, Татарстанда таныту, ләкин, минем уйлавымча, татарны Төркиядә яхшырак белүләренә ирешү дә баш консул эше. Хәзер Төркиядә Татарстан, татарларның тарихы турында күбрәк беләләр, бу безне шатландыра. Әкъдәс Нигъмәт Курат – ул безнең уртак шәхесләребезнең берсе. Зур, күренекле тарихчы, аның әсәрләре институт тарафыннан русчага тәрҗемә ителде. Барысын да үзем укыдым. Бик яхшы язылган әсәрләр”, - дип билгеләп үтте Турхан Дилмач. Тарих институты һәм Рафаил Хәкимов турында фикерләрен белдереп, Турхан Дилмач: “Сез һәм институт җаваплы вазифа башкарасыз. Әлбәттә, беренче чиратта, сезнең гыйльми эшләрегез татарлар өчен әһәмиятле. Ләкин минемчә, алар бары тик татарлар өчен генә түгел, гомумән төрки дөнья, төркиләр тарихы өчен әһәмиятледер. Сез “татарсыз Евразия тарихын язу мөмкин түгел” дип әйттегез, минемчә, Төркия тарихын да язарга мөмкин түгел. Шуңа күрә, бу нисбәттән, сезгә рәхмәтләремне белдерәм. Бу минем өчен горурлык, шатлык”, - диде. Белешмә өчен. “Тартарика” атласына Татарстанның табигый байлыклары, тарихы, мәдәнияте, этнографиясе, икътисады, муниципаль берәмлекләре турында мәгълүматлар кертелгән. Евразиянең киң территориясендә төрле тарихи чорларда яшәгән төрки халыклар тарихын яктырта. Татар халкының тарихы, этнографиясе, мәдәниятенә аерым урын бирелә. Идел буе Болгары һәм Алтын Урда халыкларының ислам кабул итүе турында да сөйләнелә. Басма үз эченә төбәкнең тарихы һәм географиясе буенча борынгы һәм заманча карталарны, уникаль иллюстрацияләрне үз эченә ала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев