Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиядә Татарстанның "Tartarica" тарихи атласы тәкъдим ителде

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаиль Хәкимов җитәкчелегендәге татар галимнәре  делегациясе Истанбул каласында Төрек дөньясының муниципалитетлар берлегендә (TDBB) булды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова хәбәр итте.
“Бүген Истанбулның Долмабахче сәнгать комплексында узган “Тартарика” презентациясендә татар галимнәре катнашты, - ди Лилия Габдрафикова. - Истанбул каласындагы төрек дөньясының муниципалитетлар берлегендә дә булдык. Әлеге берлек 2003 елдан бирле эшли. Монда 28 илдән 1140 әгъза-муниципалитетлар исәптә тора. Берлек эшчәнлегенең бер тармагы дөньякүләм дәрәҗәдә  мәдәни-белем өлкәсендәге проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә. Нәкъ менә алар ярдәмендә “Тартарика” төрек теленә тәрҗемә ителде”.
Татар галимнәре Берлекнең генераль секретаре, доктор Фәхри Солак белән дә очрашкан. “Тartarica” атласын төрек теленә тәрҗемә итәргә мөмкинлек биргән өчен, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтына Фәхри Солак Төрек дөньясының муниципалитетлар берлеге исеменнән олы рәхмәтен җиткергән.
Белешмә: “Тартарика” тарихи атласына Татарстанның табигый байлыклары, тарихы, мәдәнияте, этнографиясе, икътисады, муниципаль берәмлекләре турында мәгълүматлар тупланган. Монда Евразиянең киң территориясендә төрле тарихи чорларда яшәгән төрки халыклар тарихы яктыртыла. Татар халкының тарихы, этнографиясе, мәдәнияте хакында әтрафлы мәгълүмат бирелә. Идел буе Болгары һәм Алтын Урда халыкларының ислам кабул итүе турында да язылган. Басма үз эченә төбәкнең тарихы һәм географиясе буенча борынгы һәм заманча карталарны, уникаль иллюстрацияләрне үз эченә ала.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев