Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиядә татар композиторы Эльмира Галимованың музыкасы яңгырады

"Төрки дөньяның хатын-кыз композиторлары" дип аталган концертта татар композиторы, М.Җәлил премиясе лауреаты, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимованың музыкасы да яңгырады. Бу хакта Эльмира Галимованың Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткән иҗат кичәсендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин әйтте. Эльмира Галимова үзенең иҗат кичәсеннән соң туры Төркиягә очты. “Мине Төркиядән оештыручылар үзләре чакырды. Концерт өчен үземнең яңа әсәремне тәкъдим иттем”, – диде Эльмира. Мәдәни чараны ТЮРКСОЙ Төрки мәдәният халыкара оешмасы уздырды.
Татар-информ
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев