Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиядә танылган татар җәмәгать эшлеклесе, журналист Гали Акышка багышланган искә алу чарасы узды (ФОТО)

14 гыйнварда Төркиядә Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте, Дөнья татарлары берлеге һәм "Искешәр төрек учаклары" оешмасы танылган татар җәмәгать эшлеклесе, журналист Гали Акышка багышланган искә алу чарасын оештырды. Әлеге Истанбул, Әнкара, Искешәһәр татарларын туплаган очрашу Гали Акышның тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Гали Акыш - төрек, татар, алман, инглиз телләрендә йөзләгән материаллар әзерләгән каләм әһеле, чит илләрдәге татар милли-мәдәни оешмалары эшчәнлегендә актив катнашкан милләтпәрвар.
Олуг шәхесне искә алу чарасы Искешәһәрдә 2013 елдан эшләп килүче Казан татарлары музей-йортында очрашудан башланды. Биредә Истанбул һәм Әнкарадан килгән кунаклар: Дөнья татарлары берлеге рәисе Гөнул Пултар, Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Альберт Ялышев, вәкиллек киңәшчесе Һакан Җошкун, "ТРТ" татар редакциясе җитәкчесе Сәгыйть Хәйри, тюрколог галим Әхмәт Тимер кызы Баһшайишны Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте рәисе Рауза Мәллә, аның ярдәмчесе Мухсин Бәнәклиташ һәм җәмгыятьнең башка әгъзалары  каршы алды. Алар бергәләп музейдагы Төркия татарлары тормышына кагылышлы экспонатларны карады, мөһаҗир милләттәшләребезнең элеккеге һәм хәзерге көнкүреше хакында фикер алышты.
Очрашуга Искешәһәр татарлары музее урнашкан Одун Пазар районы башлыгы, кырым татары Казым Курт та килде. Казым Курт Казан татарларын сәламләп, мондый чараларның ешрак булуын теләде.
Музейда булганнан соң кунаклар татарлар белән бәйле икенче урынга - "Искешәр төрек учаклары" үзәгенә юл тотты. Мәгълүм булганча, әлеге төрле илләрдә яшәүче төрки халыкларны өйрәнүче җәмгыятьне оештыручыларның берсе - танылган татар галиме, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Йосыф Акчура (1876-1935).
Биредә чараның төп өлеше - Гали Акышка багышланган конференция булды. Конференция кысаларында, танылган җәмәгать эшлеклесенең тормыш юлы, эшчәнлеге белән доктор Гөнул Пултар таныштырды. Сәгыйть Хәйри Гали Акыш катнашында төшерелгән видеоязмаларны тәкъдим итте. Шулай ук ул чара барышында олуг шәхеснең Әнкарада яшәүче бертуган сеңлесе - 94 яшьлек Саидә Акыш белән элемтәгә керде. Саидә ханым телефон аша  катнашучыларга сәламнәрен һәм рәхмәтләрен җиткерде. "Мәҗлесегезне тәбрик итәм. Гали Акыш бар гомерен, белемен, бөтен көчен татар милләтенә хезмәткә, ягъни татар халкының милли гоурурлыгын, аңын үстерүгә багышлап, аның икътисади һәм сәяси яктан көчәеп, ныгып дөньякүләм аренага чыгуын теләгән һәм шуңар ярдәм итәргә тырышкан кеше. Аның бөтен тормышы милләткә хезмәткә багышланган иде. Кабере якты булсын, нур эчендә ятсын", - диде ул.
Гали Акышны якыннан белгән һәм аның белән аралашып калган катнашучылар исә түбәндәге фикерләрен җиткерделәр.
 
Гөнул Пултар, Дөнья татарлары берлеге рәисе, танылган сәясәтче Садри Макъсудиның оныгы:
- Шундый гадәт кергән, Татарстанда шәхесләрне туган көннәрендә, Төркиядә мәрхүм көннәрендә искә алалар. Без бүген Татарстандагы кебек җыелдык. 14 гыйнвар - Гали Акышның туган көне. Ул 1918 елны Төньяк Маньчжуриянең Хайлар шәһәрендә дөньяга килгән. Аның тормышына зур тәэсир ясаган вакыйга Хайлар шәһәрендә була. Бу вакыйга Гаяз Исхакыйның Хайлар шәһәренә килүе белән бәйле. Исхакый белән күреп сөйләшү аны рухи яктан үстереп җибәрә. Аннары ул Мисырда белем ала. Варшавага Гаяз Исхакый янына бара, сәркатибе булып эшли. Гитлер Варшавага һөҗүм иткәч, Төркия консуллыгына мөрәҗәгать итә. Аңар 15 минутта Төркия гражданлыгы бирелә. Андагы хезмәткәр Төркиядә Агишев фамилиясе юк дип, Акыш дип яза. 1991 елда Гали Акыш диаспоралар арасында элемтәләрне булдыру нияте белән Бөтендөнья татар лигасын төзегән шәхес. 1992 елда Бөтендөнья татар конгрессы оештырылды һәм бу вазифаларны үз өстенә алды. Аның тормышы өч мөһим өлештән тора: 1934-1954 елларда Гаяз Исхакый белән хезмәттәшлек, 1966-1983 елларда "Азатлык" радиосында эшләгән чор, 1990 еллардан соң Татарстанга барып милләттәшләребез белән аралашу.
Якуп Акчура, Истанбул Идел-Урал төркиләре мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте рәисе урынбасары:
- Гали Акыш үзенең мәдәниятен, милләтен яраткан һәм аларны яшәтергә тырышкан җәмәгать эшлеклесе иде. Алар өчен көрәшне солых, идея, килешү юлы белән алып баруны яклады. 2005 елда аның белән Төркиядәге татар авылы Корыһөек Сабан туенда очрашкан идек. Ул үзенең "Исемдә калганнар" китабын кул тамгасын салып бүләк итте. Әлеге китапта безнең Төркия татарларына бәйле мәгълүмат күп. Ул Идел-Урал җәмгыятен төзегән Кәбир Канбир белән Польшадан бергә килгәнен дә язган. Аннары 2008 елда Гали Акышны 90 яшь тулуы белән котларга бардык. Бу юлы ул китабының төрекчәсен бүләк итте. 2012 елда исә Әнкарада соңгы юлга озаттык. Гали Акыш күренекле, дәрәҗәле, гыйлемле зыялы татар кешесе булып хәтеремә кереп калды. Ходай безгә шундый кешеләрне күбрәк күрергә насыйп итсә иде.
Сәгыйть Хәйри, "ТР" Төркия телерадиокомпаниясенең татар бүлеге җитәкчесе:
- Гали Акыш белән Төркиядә танышу мөмкинлеге булды. Ул Германиядә яшәгәндә дә Төркиягә туганнары янына еш кунакка кайта иде. Аннары бирегә күчеп килгәч тә бергә эшләдек. Ул бөтен татар яшьләренә ярдәм итәргә ашыкты. Татар студентларына, һәм рухи, һәм кулдан килгәнчә матди ярдәм күрсәтергә тырышты. Гали Акыш татарның бер идеалисты иде... Бер яктан, Евразия берлеге, ислам-төрки берлек булсын дисә дә, бер милләткә дә каршы кеше булмады. Халкыбызның хокукларын сугышмыйча каләм белән саклауны алга сөрде. Тарихыбызны, милли мәсләгебезне онытмас өчен фикер белән көрәшергә өйрәтә иде. Ул яктан күп нәрсәләргә күземне ачты. Гали Акыш соңгы елларында интернетны көчле кулланды. Татар яшьләренә фикерләрен интернет аша җиткерде.  Без аның эшләрен, сүзләрен кулдан килгәнчә дәвам итәргә тырышабыз.
Танылган милләттәшебезгә багышланган очрашу Искешәһәр татарларына үзара аралашу форсатын да тудырды. Һәм мәгълүмати яктан кызыклы бер чара буларак исләрендә калды.

Айзирәк Гәрәева-Акчура
Татар информ
Фото: Айзирәк Гәрәева-Акчура

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев