Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиядә Садри Максудиның "Мәгыйшәт" романы басылып чыгачак

Бу хакта Истанбул университетында үткәрелгән Садри Максудины искә алу кичәсендә Садри Максудинең Наилә исемле кызының улы, Бәйкәнт университетының Икътисади һәм идари фәннәр факультетында Сәясәт һәм дәүләт хезмәте кафедрасы җитәкчесе Али Вахит Турһан хәбәр итте. Ул бабасы язган “Мәгыйшәт” романының әнисе тарафыннан 20 ел элек төрекчәгә тәрҗемә ителгәнен, якын киләчәктә китап буларак укучыларга ирешәчәген белдерде. Әлеге кичәдә чыгыш ясаган филология фәннәре кандидаты Айшән Услу да роман турында фикерләрен җиткерде: “Садри Максудиның “Мәгыйшәт” романы әдәби татар телендә язылган беренче үрнәк әсәр”, - диде. Ул романның шаһәсәр булып кабул ителмәсә дә, аның фикри куәтенең әһәмиятен аңларга кирәклеген искәртте. Филология фәннәре докторы, профессор Әлфинә Сибгатуллина фикеренчә, Татарстанда бу әсәргә игътибар юк: “Садри Максуди язган “Мәгыйшәт” романы хакында ни бер мәкалә, ни бер фәнни хезмәт язылмады”, - диде ул искә алу кичәсендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев