Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиядә күренекле татар язучысы Галимҗан Ибраһимовка багышланган фәнни җыен үтте

Истанбул мэриясенең бер мәдәният мәркәзендә күренекле татар язучысы Галимҗан Ибраһимовка багышланган фәнни җыен үтте. Ул әдипнең тууына 130 ел тулу мөнәсәбәте белән оештырылган. Бу хакта Истанбул мэриясенең мәдәният эшләре департаменты матбугат үзәге хәбәр итте. Җыенда Галимҗан Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты хакында Исмәгыйл Түркоглу, Бүләнт Бәйрәм, Алсу Камалиева, Фатих Җиһангир Текин кебек төрек-татар галимнәре тарафыннан төрле эчтәлектәге докладлар тәкъдим ителде. Оештыручылар - Истанбул мэриясе, "Тюрксой" һәм "Төрек Учаклары" иҗтимагый оешмасы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев