Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркиядә күренекле татар галиме Әхмәт Тимергә багышланган кичә оештырылган

16 декабрьдә Төркиянең Әнкара шәһәрендә урнашкан "İdilya" татар ашлары ресторанында сәнгать, мәдәният, тарих турында сөйләшүләрнең чираттагысы үткәрелде. Бу юлы чара Төркиядә яшәгән күренекле татар галиме Әхмәт Тимергә багышланды. Галимнең шәкерте - "Әхмәт Тимер" китабы авторы, профессор доктор Тунҗер Гүленсой, галимнең кызы Зәйнәп Баһшайиш Тимер Фиратоглы, язучылар Роза Корбан, Өмәр Өзҗан катнашты. Әхмәт Тимер (1910-2003) - Төркиядә, Германиядә яшәгән дөньякүләм танылган тюрколог, тел галиме, тарихчы, тәрҗемәче. Очрашуга килүчеләр иң әүвәл аның төрек, татар, инглиз телләрендә дөнья күргән хезмәтләре, галимгә багышланган китаплар белән танышты. Алар арасында "60 ел Алмания", "Йосыф Акчура"," Төрек дөньясы китабы" һәм башка басмалар урын алган иде. Кичәне галимнең бердәнбер кызы Баһшайиш ханым ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында чит илдә гомер иткән татар галиме гаиләсенең көндәлек тормышына тукталды, әтисенең фәнни хезмәтләрен бәян итте. Төркиядәге, Германиядәге эшләре белән таныштырды. "Бала вакытта миннән "Синең әтиең кайдан?" - дип сорыйлар иде. Мин Россиядән дигәч, русмы диләр иде. Әтием зәңгәр күзле булгач, шулай уйлаганнардыр. Мин аларга, әти өйрәткәннәр буенча, татар булганыбызны аңлата идем. 90 нчы елларда советлар таралгач, әти туганнарны тапты. Әмма аңа алар белән Төркиядә генә очрашырга насыйп булды. Мин берничә тапкыр Татарстанда булдым. Элемтәләребез дәвам итә, Аллага шөкер", - дип сөйләде кызы. "Әтиегезнең иң төп нәсихәте нинди булды?"- дип кызыксынгач, Баһшайиш ханым: "Әти бик тырыш кеше иде. Миңа да эшлә, дөрес итеп эшлә диде. Татарча итеп, "тәгәрәп төшкәнче" эшлә, дия иде, үзе дә тик тормады, күп хезмәт башкарды. Мин дә әтием үрнәгендә икътисад буенча докторлыкны якладым. Ул минем докторлык яклавымны күрде. Алга таба да әтинең хезмәтләрен танытуны, өйрәнүне дәвам итәрбез", - дип җавап бирде. Остазы кебек үк профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән Тунҗер Гүленсой остазына бәйле хатирәләрен яңартты. "Мин университет каршысында гына яшәдем. Карыйм, кичке ун-унбердә дә бер тәрәзәдә ут яна, остазым шулай бүлмәсендә төнгә кадәр эшләп утыра... Без Төрек мәдәниятен тикшерү институтында бергә эшләдек. "Казан" журналын редакцияләгәндә ярдәм итә идем", - дип, искә төшерде ул. Кичә барышында барлык катнашучыларга остазы турында язган "Әхмәт Тимер" китабын бүләк итеп таратты. Публицист язучы Роза Корбан галимгә багышланган язмаларны, китапларны аңлатып узды. Татар галиме Азат Ахуновның профессор белән очрашуына, шул уңайдан чыккан мәкаләләренә аерым тукталды. Шулай ук Роза ханым галим эшчәнлеген яктырту, өйрәнү җитмәвен билгеләп узды. Төрле илләрнең иҗтимагый, сәяси вазгыятьләрен үз башыннан кичергән, катлаулы тормыш юлы узган, күп төрле киртәләр аша мәртәбәләр яулый алган, милләтен онытмаган Әхмәт Тимернең киңкырлы эшчәнлеген таныту өчен башкарырга кирәкле гамәлләрнең әле бик күп булуына игътибар юнәлтте.
Айзирәк Гәрәева-Акчура, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев