Төркиядә "Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә татар, башкорт һәм казакъ халыкларының мәдәни кыйммәтләре" дигән хезмәт дөнья күрде

Быел татар әдәбияты классигы, язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулды. Шул җәһәттән Төркиянең Карс шәһәрендә яшәүче, тумышы белән Арча кызы булган Кавказ университеты галимәсе Чулпан Зарипова-Четиннең “Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә татар, башкорт һәм казакъ халыкларының мәдәни кыйммәтләре” дип аталган зур күләмле хезмәте дөнья күрде. Төрек телендә нәшер ителгән әлеге китапта мәрхүм әдипнең “Татар хатыны ниләр күрми?”, “Табигать балалары”, “Алмачуар”, “Башкорт кызы Гөлбикә”, “Казакь кызы” әсәрләре анализланган. Аларда язучы тарафыннан тасвир ителгән гаилә һәм көнкүреш йолалары, дини гадәтләр, татар, башкорт һәм казакь халыкларының иҗтимагый тормышлары, халык әдәбият үрнәкләре, милли киемнәр, гореф-гадәтләр, милли ашлар, җәмгыятьтә хатын-кызның тоткан урыны, аңа булган мөнәсәбәт, казакь далаларындагы тормыш итү рәвеше тикшерелгән. Г.Ибраһимов иҗатында яктыртылган татар, башкорт, казакъ халыкларының уртак миллли кыйммәтләре, шулай үк үзенчәлекле төсмерләре фәнни яктан каләмгә алынган. 369 битлек әсәрдә татар халкының сөйләм үзенчәлекләре, мәкаль һәм әйтемнәре, ярәшү, кыз сорау, никах, бала туу, исем кушу, үлем-китем, җеназа кебек йолалар өстәмә әдәбиятлардан алынган чыганаклар белән баетылып аңлатылган. Филология фәннәре кандидаты Чулпан Зарипова-Четиннең “Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә татар, башкорт һәм казакъ халыкларының мәдәни кыйммәтләре” гыйльми әсәрендә Р.Уразманова, Г.Гыйльманов, Р.Сөләйманов, Р.Мөхәммәтҗанов, К.Насыйри, Ф.Баязитова, Ф.Бәширов, Ф.Исламов кебек татар, шулай ук башкорт, казакъ, рус һәм төрек галимнәренең дә хезмәтләре дә файдаланган. Китап Анкарада Евразия язучылар берлегенең “Бәнгү” нәшриятында басылган, мөхәррире - Элазыг университеты филология фәннәре докторы, профессор Әрҗан Аккая. Мәгълүмат өчен: татар халкының классик язучысы, әдәбият һәм тел галиме, тәнкыйтьче, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе Солтанморат авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала, бер үк вакытта өч класслы земство мәктәбендә русча укый. 11 яшьтән соң белем алуын Оренбургның Вәли мулла мәдрәсәсендә дәвам итә. 1905 елгы революция тәэсирендә мәдрәсәләрдә иске тәртипләргә каршы хәрәкәт кузгала, Г.Ибраһимов, башка шәкертләр белән бергә, уку программаларына яңалык кертүне таләп иткән демонстрацияләрдә катнаша һәм шуның өчен мәдрәсәдән куыла. 1906 елның көзендә ул Уфада яңа ачылган "Галия" мәдрәсәсенә укырга керә һәм анда өч ел укый. "Галия" мәдрәсәсе Г.Ибраһимовның тормышында тирән эз калдыра, аның рухи офыгы киңәюгә, әдәбият дөньясына тартылуына уңай йогынты ясый. Нәкъ менә шушы чорда аның беренче әдәби әсәрләре-Оренбург мәдрәсәсендә үз башыннан кичкән вакыйгаларга нигезләнгән "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" (1907) "Гыйшык корбаннары" (1908), "Татар хатыны ниләр күрми" (беренче варианты, 1909), исемле хикәяләре һәм "Борынгы ислам мәдәнияте" (1908-1909) дигән хезмәте языла. Мәдрәсәдән соң Г.Ибраһимов берникадәр вакыт казакъ далаларында, Уралда төрле эшләрдә эшләп йөри. Әстерханның нугай татарлары арасында мөгаллимлек итә һәм 1909 елның ахырларында Казанга килә. 1912 елны Киевка китә, мөселман студентлары җәмгыятендә эшли, аларның Бөтенроссия съездын оештыруда катнаша. 1913 елда Казанда “Аң" журналында җаваплы сәркатип булып эшли. 1915-17 елларда кайчандыр үзе укыган "Галия" мәдрәсәсендә укыта. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң актив рәвештә иҗтимагый-сәяси тормышта катнаша башлый. 1917 елны "Ирек" газетасын чыгаруга катнаша. Г.Ибраһимов - татар-башкорт мөселман сул эсерләр партиясенең оештыручылары һәм җитәкчеләренең берсе, 1917-18 елларда Милләт Мәҗлесе һәм Учредительное собрание депутаты була. 1918 елда М.Вахитов белән берлектә РСФСРның Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты карамагындагы Үзәк мөселман комиссариатын оештыруда катнаша, комиссар урынбасары вазифасын башкара. 1937 елда Г.Ибраһимов "Уң троцкийчы милләтчеләрнең совет хакимиятенә каршы оешмасы" эшендә катнашуда гаепләнеп кулга алына. Ул 1938 елны Казан төрмәсе хастаханәсендә үпкә чиреннән дөнья куя. Галимҗан Ибраһимов утыз еллык иҗатында татар әдәбиятына "Көтүчеләр" , "Табигать балалары", "Мәрхүмнең дәфтәреннән" хикәяләре, "Яңа кешеләр" драмасы, "Кызыл чәчәкләр", "Адәмнәр" , "Татар хатыны ниләр күрми" повестләре, "Тирән тамырлар", "Казакъ кызы" романнары кебек әдәби әсәрләреннән тыш ел һәм әдәбият буенча уннан артык дәреслек, бай публицистик һәм әдәби-тәнкыйди мирас калдыра. Галимә Чулпан Зарипова-Четин турында белешмә: Казан дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган Чулпан Зарипова-Четин 1995 елда рус һәм татар әдәбиятларын чагыштырган диссертациясен яклап, фәннәр кандидаты була, 1999 елда татар әдәбияты буенча доцентлык фәнни дәрәҗәсе ала. Төрек егетенә кияүгә чыгып, Төркия ватандашлыгы алганнан соң 2002 елда Мугла университетының заманча төрки диалектлар бүлегендә укыта башлый. 2012 елда Кавказ университетына күчә. Чулпан-Зарипова-Четин татарча, русча, төрекчә фәнни хезмәтләр һәм татарча, русча шигырьләр җыентыгы авторы. Шул ук вакытта Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Ильяс исемле ул үстерә.
Рушания Алтай, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: