Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркия татары Баһадир Акташ белән әңгәмә

Төркиянең Измир шәһәрендә халкыбызның күренекле шәхесләренә багышлап, конференцияләр уздырылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегаты Баһадир Акташ сөйләде. Аның сүзләренчә, Измирдә эшләп килгән татар оешмасы тарафыннан оештырылган бу чараларда Садри Максуди, Хәмит Зөбәер Кашай, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый кебек шәхесләребезнең фәнни, әдәби иҗаты барланган. Баһадир Акташ Төркиядәге Искешәһәрдә туып, Измир каласында үскән. “Әтием дә, әнием дә – татарлар. Алар шулай ук Искешәһәрдә туып үскән. Бабаларым Төркиягә 1880 елларда ук күчеп килгән. Тамырларыбыз – Чирмешән районы Түбән Кәминкә, Кармыш авылларыннан. Татар телен әти-әнием өйрәтте. 1990 елдан без Антальяда яшәдек. Татарлар анда күпләп килә иде. Туган телне алар белән аралашып та камилләштердек. Гаиләдә әти-әни, абыйларым белән үзара фәкать татарча сөйләшәбез”, – дип сөйләде әңгәмәдәш. Шулай да, Баһадир татар телен өйрәнү өчен гаиләдә аралашу гына аз дип саный. “Татарча сөйләшү өчен дуслар да табарга кирәк. Даими практика булмаса, тел онытыла башлый. Әмма Төркиядә минем яшьтәге татарлар арасында татарча сөйләшүчеләр сирәк. Егетләр, кызлар төрек теленә өстенлек бирә”, – диде ул бу уңайдан. Делегат Измирдәге татар оешмасына нибары 10-12 кеше йөрүен, татар телен өйрәтүгә юнәлтелгән курслар уздырылмавын әйтте. Аның сүзләренчә, Төркиядәге татарларның бер өлеше төрекләшкән. Алар сөйләмнәрендә төрек сүзләрен күп куллана. Баһадирның Бөтендөнья татар яшьләре форумында икенче мәртәбә катнашуы. Ул 2010 елда форумның, нигездә, рус телендә генә уздырылуын, быел исә барлык чараларның да диярлек татарча алып барылуын билгеләп үтте, моны уңай күренеше буларак бәяләде. Универсиададан соң Казанның сизелерлек үзгәреш, яңарыш кичерүен дә әйтте. Хәзерге вакытта 34 яшьлек Баһадир төрек компанияләрнең берсендә сатучы булып эшли. Ул Төркия яшьләрен борчыган проблемаларга тукталып: “Бездә югары уку йортын тәмамлагач, эш табу авыр. Таләпләр шактый югары. Көндәшлек көчле. Университетта ничек укуыңа, ничә тел белүеңә карыйлар. Үз эшеңне ачып җибү өчен исә икътисади вазгыять бик үк уңай түгел. Россиядәге кебек, ике урында эшләүчеләр юк дәрәҗәсендә, чөнки эш бирүчеләрнең аларга карата тискәре карашы ачыктан-ачык сизелә”,– дип сөйләде. Баһадир Акташ Измирдә татарларның чагыштырмача аз булуын – нибары 100ләп кеше исәпләнүен әйтте. Төркиянең милләттәшләребез күпләп яшәгән калалары рәтендә ул, иң беренче чиратта, Иске шәһәрне, шулай ук Әнкара белән Истанбулны атады. Моннан 20 ел чамасы элек Россиядәге туганнары белән табышканнар. Шуннан бирле туганлык җепләрен өзмичә, үзара аралашып яшиләр. “Гаиләбездә гарәп имлясы белән татар телендә язылган хатлар әлегәчә саклана. Аларның соңгылары 1930 елларга карый. Самарадагы туганнарыбызны шушы хатлар аркылы таптык”, – дип сөйләде Баһадир. Ул Татарстандагы туганнарын табу тарихын да бәян итте. “Узган гасырның 90нчы еллары башында Чирмешән районының Кармыш авылыннан бер имам Иске шәһәргә килеп, татарларны эзләп йөргән. Эзләгәндә, шушы авылдан чыккан бер кешегә юлыккан. Соңгысы, татарлар белән таныштырам дип, имамны әтиемнең бертуган абыйсына алып киткән. Шулар аркылы Татарстандагы туганнарыбызны да таптык. Гаиләбезнең 400 еллык, ягъни XVII гасыр башыннан ук килә торган шәҗәресе бар”, – дип, горуланып сөйләде әңгәмәдәш. Баһадир бертуган абыйсының хәзерге вакытта Казанда яшәвен билгеләп: “Абыем һәм аның хәләл җефете – Бөтендөнья татар яшьләре форумында танышып кавышкан беренче пар”, – диде. Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев