Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркия татарлары "Истанбул марафоны"нда "Туган тел"не җырлаган (видео)

Төркия татарларының “Идел-Урал” җәмгыяте 37нче “Истанбул марафоны"нда катнашкан. Татарлар әлеге чарага бишенче мәртәбә чыга.

Җәмгыять вәкилләре марафонга Татарстан байракларын тотып чыккан. Бу хакта алар социаль челтәрләрдәге аккаунтларында хәбәр итеп, фото һәм видеолар урнаштырган.

"Идел-Урал" берләшмәсе әгъзасы Гөлтан Ураллы сүзләренчә, марафонга барлыгы 12 кеше чыккан. “Быел марафонда кеше азрак булды. Чөнки теракттан соң халык курка", - дип аңлатты ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Марафонның үзенчәлеге шунда, ул шәһәрнең Азия өлешендә башланып, Европа өлешендә төгәлләнә. Ярышчылар Босфор күперен үтә.

Гөлтан Ураллы белдергәнчә, чараны Истанбул мэриясе оештыра. Марафонда теләгән һәркем катнаша ала. “Безнең җәмгыять әгъзалары марафонга Татарстан байракларын күтәреп чыкты. Кыргызлар, әзербайҗаннар, үзбәкләр, Гыйрак төрекмәннәре дә үз байракларын тоткан иде. Бездән барысы да бу нинди байрак дип сорый. Татарстан байрагы, дип әйткәч, мактап китәләр”, - ди “Идел-Урал җәмгыяте вәкиле”.

Истанбул татарлары марафон барышында Босфор күперендә туктап, “Туган тел” җырын башкарган. “Ел саен шул күпердә без “Туган тел”не җырлыйбыз", - ди Гөлтан Ураллы. Аның сүзләренчә, марафонда катнашучы башка милләт вәкилләре бу җырның әһәмияте, аның нинди телдә җырлануы белән кызыксына.

Истанбул марафоны – Төркиядә ел саен уза торган шосседа йөгерү буенча халыкара ярышлар. Ул 1979 елдан башлап ноябрьнең бер якшәмбесендә үткәрелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев