Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркия Россия белән мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә күтәрергә омтыла

Бу хакта Рәҗәп Эрдоган парламентның ачык сессиясендә белдергән.
Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Россия халкыннан гафу үтенгәч җайлана башлады.
"Авыл хуҗалыгы, энергетика, икътисад, туризм темаларына Россия белән сөйләшүләр булачак. Күршеләребез белән араларны көйләргә, күрсәткечләрне кире кайтарырга һәм хәтта күтәрергә телибез", - дип сөйләгән Төркия президенты.
Россия самолеты белән килеп чыккан фаҗигадан соң Төркиягә чартер рейслары туктатылган иде. Рейслар ачылгач исә Төркиягә 60 мең Россия туристы барган. Төркиялеләр бу санны тагын да арттырырга өметләнә.
Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев