Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркия Республикасының Казандагы Баш Консуллыгында "Уртак мирас: Болгар" күргәзмәсе ачылды (фото)

“Болгар – бөтен төрки дөньяның уртак мирасы. Төркиядә әле Болгар дигәч күршебез Болгарстандагы яшәүче болгарлар күз алдына килә. Бу – нормаль хәл, әмма инде Төркиядә Идел буе Болгар дәүләтен һәм бу дәүләтнең беренче чиратта ислам динен кабул иткән дәүләт булуын, татарларның борынгы ата-бабалары булуын белүчеләр арта бара”, – диде Төркия Республикасының Казандагы Баш Консулы Турхан Дилмач Баш Консуллыкның актлар залында “Уртак мирас: Болгар” күргәзмәсенең ачылу тантанасында. Открытие выставки "Общее наследие : Булгар" Күргәзмәгә татар рәссамнары Фәрит Вәлиуллин, Рифкать Вахитов, Булат Гыйльфанов, Равил Заһидуллин, Рөстәм Хуҗиннарның Идел буе Болгар дәүләте тарихы белән бәйле картиналары куелган иде. Чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Дәүләт Советы Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат Разил Вәлиев, депутатлар, Казанда эшчәнлек алып баручы консуллык миссияләре вәкилләре, сәнгатькәрләр, җәмәгать эшлеклеләре, Казан федераль университеты мөгаллимнәре, Казандагы университетларда укучы җирле һәм төрек студентлары, эшмәкәрләр катнашты. Открытие выставки "Общее наследие : Булгар" “Без төрек халкы белән уртак тарихыбыз турында сөйлибез, ул дәвам итә. Аның катлауланып алган вакытлары да булды. Әмма татар халкы белән төрек халкы арасындагы туганлык мәңгелек, – дип күргәзмәгә килүчеләрне сәламләде Разил Вәлиев. – Илләр белән илләр арасында элемтәләрне ныгытырга теләгәндә, икътисадый элемтеләр генә җитми, халык белән халыкны аралаштыруның иң үтемле юлы – әдәбият һәм сәнгать аша. Бу күргәзмәдә халыкның җаны ачып салынган”. Открытие выставки "Общее наследие : Булгар" Сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова тарих темасына иҗат итүче рәссамнарның эшләрен югары бәяләп, аларның зур хыяллар, проектлар белән йөрүе турында әйтте: “Бәлкем Болгар тарихына, яки, гомумән, тарихка багышланган күргәзмә залы, галерея дип булыр”, – диде ул. Күргәзмә Төркия Республикасының Казандагы Баш Консуллыгы һәм Юныс Әмрә институты ярдәме белән оештырылган. Ул 21 апрельгә кадәр эшләячәк. Открытие выставки "Общее наследие : Булгар" Открытие выставки "Общее наследие : Булгар"

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев