Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төркия кунакханәләре Россия халкына 30 процентка кадәр ташлама тәкъдим итә

Төркия кунакханәләре хуҗалары россиялеләргә 2017 елның җәендә ял итү өчен алдан броньланган урыннарга 15-30 процентка кадәр ташлама тәкъдим итәчәк. Бу хакта Coral Travel компаниясенең коммерцияле директоры Эрджюмент Юналан сөйләде, дип яза "Интерфакс".

"Төркия кунакханәләрендә алдан броньланган урыннар өчен ташлама 15 проценттан алып 30 процентка кадәр тәшкил итәчәк. Без ноябрьдә тур программасын планлаштыра башлыйбыз, ноябрь уртасыннан 2017 ел җәенә турпакетлар сатуда пәйда булачак", - дип сөйләде ул.

Икенче кунакханә вәкиле белдергәнчә, Россия туроператорлары белән 2017 елның җәенә килешүләр имзаланган. 2016 елда Россия туристлары күләме 13 процент тәшкил иткән, аларның 2 проценты мөстәкыйль килгән булса, калган 11 проценты юнәлеш ачылганнан соң Төркиягә очкан.

"Без 2017 елда вәзгыятьнең яхшыруына өметләнәбез. Россия базары ачылгач, Европа илләреннән күп кенә туристлар тагын килергә планлаштырулары турында белдерәләр", - дип билгеләп үткән Белектәге Xanadu High Class Resort кунакханәсе генераль директоры Уфук Гезгин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев