Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Төрки милләтләр югары әхлакка, рухи байлыкка ия мәдәният" - Кыргызстан Республикасының яшьләр сәясәтен тормышка ашыру бүлеге вәкиле Санҗар Тайболатов

III Төрки яшьләр фестиваленә килгән казах, чуваш, кыргыз, якут милләте вәкилләре “Татар-информ” хәбәрчесенә үз халыкларының милли проблемалары хакында сөйләде. Яшьләрне борчыган төп мәсьәлә – телне саклап калу. Фестиваль кысаларында алар бу мәсьәләне хәл итү юлларын эзләячәк.

“Кыргызстанның эре шәһәрләрендә яшьләр руслаша башлады”

Кыргызстан Республикасының яшьләр сәясәтен тормышка ашыру бүлеге вәкиле Санҗар Тайболатов Төрки яшьләр фестиваленең гамәли әһәмияте дә булыр дип өметләнә. “Бу фестиваль төрек яшьләре өчен уникаль мәйдан булып тора. Алар үзара фикер алышып, бер-берсенә кызыклы идеяләр тәкъдим итәргә мөмкин. Мондый чаралар җыелышка гына кайтып калмыйча, гамәли әһәмияткә дә ия булсын иде. Хәзерге вакытта төрек яшьләре алдында зур вазыйфа тора: беренчедән, үз телләрен, йолаларны саклап калу, икенчедән, әлеге мирасны киләсе буынга тапшыру. Бүген Көнбатыш цивилизациясенең йогынтысы бик көчле. Моңа каршы төрек яшьләре үз альтернативасын булдырырга тиеш, чөнки безнең милләтләр бер тамырдан чыккан. Төрки халыклары берләшеп кенә яңа заман тенденцияләренә каршы тора алачак. Төрки милләтләр югары әхлакка, рухи байлыкка ия мәдәният бит. Менә шул үзенчәлекләрне алгы планга куярга кирәк.

Кыргызстанда 2016 ел тарих һәм мәдәният елы итеп билгеләнде. Бу болай гына эшләнелмәде. Соңгы вакытта безнең халык үз тамырларын, тарихын, мәдәниятен оныта башлады. Эре шәһәрләрдә бик күп урыслашкан яшьләрне күрергә мөмкин. Бүген тарихны, тел-мәдәниятне үстерүгә басым ясарга тырышабыз.”

“Казанга беренче тапкыр гына килүем, – дип белдерде Санҗар Тайболатов. – Бик чиста, матур шәһәр. Мондагы архитектура бик ошады, иске биналар яңа төзелешләр белән үрелеп бара.

Кыргызстанда татар әдәбиятын укучы, өйрәнүче зыялылар шактый. Шәхсән үземнең әлегә кадәр татар язучыларын укыганым булмады. Бүген татар әдәбияты белән таныша башладым, татар язучыларының фикерләрен тыңладым. Киләчәктә сезнең әдәбият белән дә якыннан танышырга уйлыйм,” – дип белдерде ул.

“Дәүләт сәясәте милли теллләрне кимсетүгә корылган”

Оренбург казахларның вәкиле, "Атамикен" казах милли-мәдәни автономиясе рәисе Руслан Чукеев Оренбург өлкәсендә милли телләргә игътибар бирелмәвен билгеләп үтте.

“Иң төп мәсьәлә ул, әлбәттә, телне саклап калу. Чөнки бүген дәүләт сәясәте милли теллләрне кимсетүгә корылган. Шунлыктан һәр милләт үз телен үзе кайгыртырга тиеш. Оренбург мәктәпләрендә хәзер казах, татар һәм башка милле телләр укытылмый. Монда бары тик бер генә милли мәктәп бар, анда татар телендә белем бирелә. Ә өлкәдә милли телләр факультатив, түгәрәкләр кысаларында гына өйрәтелә. Элек педагогика институтында татар теле бүлеге бар иде, хәзер ул ябылды. Телне, милләтне саклап калу өчен Казахстан белән элемтәдә торырга тырышабыз. Алар безгә тел белгечләрен җибәрә, шулар нигездә казах теле курслары оештырабыз.

"Казанга килү минем хыялым иде"

Якутиядән килүче студент, яшь режиссер-куючы Айархаана Герасимова да үз милләтенең төп проблемасы итеп телне саклау мәсьәләсен күрә.

“Беренче тапкыр татарлар белән Уфада, “Алтын төрек” форумында очраштым. Шунда Казаннан килгән кызлар белән аралашып киттем, әле хәзер дә Интернет аша элемтәдә торабыз. Казанга килү минем хыялым иде. Татар милләтенең мәдәнияте миңа бик якын, монда килгәч татар поэзиясенә кызыксынуым артты, аның турында күбрәк беләсем килә. Берничә көн элек кенә танышуыбызга карамастан, монда килүчеләр белән туганнар кебек аралашабыз. Тамырларыбыз уртак булуы сизелеп тора. Башка милләтләрдәге кебек үк бездә дә иң төп мәсьәлә булып якут телен саклау тора. Телне саклау – милләтне саклау дигән сүз.”

“Бездә бер генә чуваш журналы чыга”

Чувашиянең “Хыпар” нәшрият йорты мөдире урынбасары Дмитрий Моисеев мондый фестивальләр төрек милләтләренең үсешен күзалларга ярдәм итә дигән фикердә.

“Без һәрвакыт татарларны үзебезгә үрнәк итеп куябыз. Сездә берничә әдәби журнал бар дип әйттеләр. Кызганыч, бездә бер генә чуваш журналы чыга. Барлык төрки милләтләрнеке кебек үк без дә дә телне саклау мәсьәләсе бик актуаль. Соңгы вакытта җәмгыятьтә бу проблеманы аңлаган актив яшьләрнең артуы мине куандыра. Алар үзләренчә вәзгыятьне уңай якка үзгәртергә тырышалар, төрле проектлар уйлап табалар. Мәсәлән, телне өйрәнү юнәлешендәге җәйге лагерьлар оештырылды.

Чуваш милләтендәге тагын бер мәсьәләне әйтеп үтәргә кирәк: бүген язучы яшьләр бик аз. Совет хакимияте чорында язучыларның дәрәҗәсе булган, ә хәзер мондый нәрсә күзәтелми. Әйтик, мәктәпләрдә, югары уку йортларында укыганда яшьләр әле язарга мөмкин, ләкин соңыннан алар югала. Хәзерге чуваш язучылары арасыннан Марина Карягинаны атарга мөмкин. Күптән түгел аның пьесасы буенча спектакль да куелды. Шулай ук Геннадий Максимов дигән язучыбыз бар, ул һәр елны бер китап бастырып килә. Республикада үткән “Иң укылган китап” конкурсында аның китабы җиңгән иде. Яшьләргә килгәндә, бездә күбрәк кызлар яза.

Татар белән инде күптәннән аралашам, татар әдәбиятын да даими күзәтеп барам,” – дип сөйләде Дмитрий Моисеев.

"Удмуртия урамнарында удмурт теле ишетелми"

Удмуртиядән килүче, “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Гөлфия Әхтәмова үз җирлегендә удмурт теленә игътибар бирелмәве өчен борчыла. “Татарстанда йөрисең, бөтен җирдә татар теле ишетелә. Безнең Удмуртиядә удмуртча сөйләшүчеләрне ишеткәнем юк. Мәктәпләрдә удмурт сыйныфлары бар, ләкин алар нәтиҗәле эшләми. Мин дә башлангыч сыйныфларда удмурт телен укыдым, ләкин бу телдә бернәрсә дә әйтә алмый. Бездә әлеге телне сакларга кирәк дигән сәясәт алып барылмый.”

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев