Төрки халыкларда киң таралган иң борынгы тамгалар ыру тамгалары булуы турында галимнәр арасында бәхәс юк диярлек

Һәр ыру үзенең үзенчәлекле традицияләре һәм йолалары, гореф-гадәтләре булган аерым бер төркем булып, соңыннан ырулар кабиләгә, ә кабиләләр төрле союзларга һәм дә дәүләтләргә берләшеп яшәгән. Ыру-кабиләнең иң мөхтәрәм җитәкчесе булып, ул төрле титул белән аталган. Төрки каганатында (VI-VIII гасырлар) илтабар була. Орхон-Янәсәй ташъязмаларында ул «eltebär» — «ельтебер» дип теркәлгән һәм аларда мондый сүзләр бар: «Күлтәгин утыз бер яшендә Алып Шәлче дип аталган ак айгырына атланып оран сала, һөҗүмгә ташлана һәм аз халкының илтабарына һөҗүм итә»; «илтабар Туйгут Күлтәгинне искә алу мәрәсимендә катнаша»; «уйгырлар илтабары йөз сугышчы белән көнчыгышка качып китте»; «карлукларның илтабары бер мең ат һәм дә ун мең сарык басып алды» [1]. Язмалардан аңлашылганча, илтабар титулы төркиләрнең аз, уйгыр, карлук кабиләләрендә булган. Илтабар титулы Идел буе болгарларында Х гасырга кадәр сакланып калган. Моны Багдад илчесенең сәркатибе Ибн Фадлан язмалары дәлилли. 922 елны ислам динен кабул иткәндә болгар бабаларыбыз җитәкчесе Алмас (Алмыш) Шиләкә улы илтабар титулында булган. Бу сүзне сәяхәтнамәне урыс теленә тәрҗемә итүче галим А.П.Ковалевский «йылтывар» дип укыган [2]. Борынгы төркиләрнең хокук тарихын тирәнтен өйрәнгән күренекле тарихчы, сәясәтче Садри Максуди фикеренчә, ыру җитәкчесе итеп шактый олы яшьтәге, җитәкчелек итү өчен мөһим сыйфатлары булган шәхесне генә сайлаганнар. Һәр ыруның аерым билгесе – тамгасы да булган [3]. Бабаларыбызның шанлы тарихында иң көчле ыру җитәкчесе Ашина булган (ашина сүзе «зәңгәр», «күк», «хөрмәткә лаеклы», «затлы» мәгънәләрен аңлата). Ашина кабиләсе – VI гасыр уртасында Төрки каганатка нигез салучы. Ул һун патшасының улы һәм аның турында бүредән туган дигән риваять тә бар. Риваятьнең эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт. Озак еллар зур сазлык буенда яшәгән төрки ыруы күрше кабилә сугышчылары тарафыннан бер бәрелештә кырып бетерелә. Шулай да, дошманнар тарафыннан яраланган, имгәтелгән ун яшьлек бер малай исән кала. Аны үлемнән бүре коткара һәм аның хатынына әверелә. Тик дошманнар бу егетне барыбер табып үтерәләр. Бүре Турфан үзәненең [4] (оазисының) төньягында урнашкан таулар арасына качып котыла һәм тау куышында үзе коткарган егеттән ун ир бала таба. Бүре тудырган балалар Турфан оазисында яшәүче кызларга өйләнәләр һәм үзләренең ыруларына нигез салалар. Балалар арасында иң гайрәтлесенең исеме – Ашина. Ул туганнарыннан җитезрәк, өлгеррәк булганлыктан, башка ыруларны үзенә буйсындырып берләштерә, яңа кабилә төзи һәм аның юлбашчысы итеп тәгаенләнә. Кабиләдә ырулар саны берничә йөзгә җитә. Ашина варисларыннан булган Асән-шад кабиләне Турфан тауларыннан Алтайга алып килеп урнаштыра. Биредә жуань-жуаннар [5] кул астына эләгәләр, тимер эшкәртәләр, аннан төрле җиһазлар эшлиләр. Алтайда ул кабиләне төрек дип атый башлыйлар. Ә төрек сүзе белән элекке заманда Алтай тауларын атаганнар. Ашина атамасы исә идарә итүче төрки кабиләнең династия исеменә әверелә [6]. Бу риваятьтә ыру атамасының килеп чыгышы, ыру-кабилә җитәкчесен сайлау, ырулар берләшеп кабилә формалашу, кабиләләрнең исемнәре алмашу механизмы бик яхшы тасвирлана. Ашина ыруының байрагында алтын белән йөгертелгән бүре башы сурәте җилфердәгән. Шунысын әйтергә кирәк: бүре борынгы төркиләрдә байракка төшерелгән символ гына түгел, аның мәгънәсе киңрәк булган. Тарихчы Ю.А.Зуев фикеренчә, бүре төркиләр арасында титулны да аңлаткан икән. Ул титул белән киләчәктә тәхеткә утырачак каганны атаганнар. Әлеге атама борынгы төрки кабиләләренең анасы, нәсел башы бүре икәнлегенә ишарә итә [7]. Икенче версия буенча, бүреләр дип каганны саклаучы гвардияне дә атаганнар. Кызганыч ки, без әлегә кадәр бүре башы нинди символ белән сурәтләнгән икәнлеген күрсәтә алмыйбыз, гәрчә казакълар арасындагы Найман кабиләсенә кергән Матай ыруы тамгасы «бүре» дип атала. Биредә без Чыңгыз ханның ыруы нәсел башында ала-кола бүре һәм чибәр болан, ә Бөек Болгар дәүләтенә нигез салучы Кубрат ханның Ашина ыруыннан аерылып чыккан Дулу ыруыннан булып, үзләренең нәсел башын изге барс белән бәйләгәнлеген дә искәртеп китәбез. Татарстан гербында урнаштырылган Ак Барс сурәте халкыбызның борынгы тамырларына ишарә ясый. Әлбәттә, ыруларның ата-бабалары легендар хайваннардан яисә кешеләрдән туган, дигән риваятьләр соңыннан уйлап чыгарылган һәм төркиләрнең тарихи хәтерен формалаштыру өчен борынгы заманнардан бирле сакланган. Илаһилаштырылган хайваннар, кошлар һәм үсемлекләр тамгалар сурәтендә бер­никадәр чагылыш тапкан. Һәр ыруның үз атамасы, үзбилгесе ыру атамасында саклана. В.Н.Чернецов фикеренчә: «кайбер очракларда ыру исеме итеп хайван, кош, үсемлек, ә икенче очракта баһадирлык күрсәткән ата-бабаларның берсе, ә кайчакта ыру атамасы итеп кушамат файдаланыла» [8]. Элегрәк тамгада ыруның яклаучысы формасындагы тотем сурәтләнгән. Җәмгыять үсеше белән, ул тотем мәгънәсен һәм әһәмиятен югалтып, көндәлек тормышта файдаланылган предметларга охшатылып яңа исем-атама ала һәм пиктограммага әйләнә. Чынбарлыкта тамгаларның беренче мәгънәсе тотем итеп файдаланылган хайван, кош, үсемлек сурәте икәнлеген борынгы мәдәниятен саклап калган халыкларның этнографиясен өйрәнүче галимнәр күп мәртәбә раслады. Төркиләрнең иң борынгы ыру-кабилә тамгалары VII-VIII гасырларга караган Кытай елъязмаларында теркәлеп калган һәм сакланган. Ул тамгаларның сурәтләрен һәм ыру-кабилә исемнәрен беренче булып үткән гасырның 60 нчы елларында Кытай чыганакларыннан табып, Алматы шәһәрендә яшәп иҗат итүче тарихчы-галим Ю.А.Зуев фәнни дөнья­га чыгара. Заманында кытайлылар төньяк­та яшәүче төрки кабиләләр белән сәүдә эше алып барганнар, алардан хуҗалыкта файдалану, Тан армиясе өчен атлар сатып алганнар. Атның базар бәясе шактый югары исәпләнгән, бер ат өчен 15-20 кисәк ефәк бирергә туры килгән. Сатып алынган атларга тамгалар да сугылган. Кытайлылар төрки кабиләләрдән сатып алынган тамгалы атларны чын мәгънәсендә затлылык, сыйфатлылык билгесе итеп кабул иткәннәр. Елъязмада Кытайның төньяк-көнбатыш якларында күчеп йөрүче 36 төрки ыру атамасы һәм тамгасы күрсәтелгән. Без биредә урта гасырлар документларында очраган ыру-кабилә исемнәре язылган 12 тамга сурәтен күрсәтү белән генә чикләнәбез, чөнки кайбер тамгалар сурәте кабатлана. Чыганак: Зуев Ю.А. Тамги лошадей из вассальных княжеств // Новые материалы по древней и средневековой истории Казахстана. Труды института истории, археологии и этнографии. Т.8. Алма-Ата, 1960. С.93-140. Безнең өчен дулат, айгыр, сыгир (сыер), ашина, чиг, уйгыр, сир (сары) ыру-кабилә исемнәре бигрәк тә кызыксыну уята, чөнки аларның кайберләре, чыганакларда сакланып, фәнни әйләнешкә кереп киткән, ә кайберләре безнең өчен яңалык булып күренә. Һәрхәлдә, төрки кабиләләр арасында сыер, айгыр дип аталган кабиләләр турында мәгълүматлар моңа кадәр юк иде. Тамгалар арасында бигрәк тә Ашина, Эдиз ырулары тамгалары игътибарны җәлеп итә, чөнки аларда Магул империясенең җитәкчеләре, Алтын Урда, Казан, Кырым ханнарының тамгаларына охшашлык сизелә. Биредә китерелгән сурәтләр аша тамга ыруның тотем хайван исемен йөрткәнен, шулай итеп ыру-кабилә-клан атамасы белән тамга атамасы арасында турыдан-туры бәйләнеш булганлыгы хакында фикер йөртә алабыз. Сирәк булса да, тамга атамасы белән ыру атамасы тәңгәл килгән очраклар бар. Шушы нисбәттән, берничә мисал китереп китәбез. Тамга һәм ыру-кабилә атамалары арасында табигый бәйләнеш булганлыгы турында казакълар арасында киң таралган риваятьләрнең берсендә кызык мәгълүматлар сакланган. «Урта Җүз җитәкчеләреннән Акджалның законсыз хатыныннан туган 4 улы Кирәй, Уак, Тараклы һәм Тюленгут законлы хатынының 4 улына (Кыпчак, Аргын, Найман, Конграт) хезмәт итәргә тиеш булганнар. Юртаны себергәненең тамгасы чилик (чыбык); бер урыннан икенче урынга күчеп киткәндә юртаны коручы бакан тамгасын алган (бакан – чырганакны терәп куяр өчен файдаланган җайланма); өченчесе атларны чистартып торган, шуңа күрә аның тамгасы тарак-тамга дип аталган; дүртенчесе кулына пика тотып атларны көтүгә куган, тамгасы пайза (пика) дип аталган». Чыганак: Аристов Н. Опыт выяснения этнического состава киргиз-кайсаков Большой Орды и каракиргизов на основании родословных сказаний и сведений о существующих родовых делениях и о родовых тамгах, а также исторических данных и начинающихся антропологических исследований // Живая история. Вып. III-IV. СПб., 1894. С.404. Татарларга иң якын халык нугайлар арасында да ыру-кабилә атамасы белән тамга атамасының туры килүе күзәтелә. Каберташларда сакланган тамгалар коллекциясен тикшергәндә Бодырак, Ыргаклы, Кара сыйрак, Кырык чумышлы, Казаяк тамгалары һәм ырулары очрый. НУГАЙЛАРНЫҢ ЫРУ ТАМГАЛАРЫ Чыганак: Баскаков Н.А. Ногайский язык и его диалекты. М.-Л., 1940. Чыганак: Баскаков Н.А. Ногайский язык и его диалекты. М.-Л., 1940. Кызганыч ки, татарлар арасында тамгалар һәм ыру-кабилә атамалары арасында бәйләнешне исбатлый торган дәлилләр сакланмаган диярлек. Шулай да, авыллар тарихын тирәнтен өйрәнүче галимә Фирдәүс апа Гарипова хезмәтендә тамгалар һәм ыру-кабилә арасындагы бәйләнеш турында Яшел Үзән районы Акъегет авылына мөнәсәбәтле кызыклы мәгълүмат теркәлгән. Бу авылда 7 кабилә кешеләре яшәгән, һәр ыруның аерым тамгасы да булган. Менә аларның атамалары: чүкеч, казаяк, дүрт сука, бөти (талисман), өчборма, чана муен, тустаган9. Кызганыч, биредә тамгаларның сурәте китерелми, шуңа күрә дә биредә үзебезнең тамгалар тупланмасындагыларын гына күрсәтәбез. Этнограф Геннадий Макаровның эзләнүләре нәтиҗәсендә, керәшен татарларында сакланып калган ыру тамгаларын да күрсәтү мөмкинлеге туды. Без аны таблица формасында күрсәтәбез: Чыганак: Макаров Г. Ыру тамгасы, баш казыгы һәм таш билге – борынгыдан килгән тарихи хәтер билгеләре // Проблемы изучения истории заселения и образования населенных пунктов Альметьевского региона. Казань, 2000. С.143-156. Борынгы төрки-татар тамгалары – халкыбызның онытылмас мирасы, меңъеллык тарих көзгесе, үткәнебезнең әлегә чишелмәгән сорауларына җавап бирә торган тылсымлы чыганак. Тамгаларның рәсемен КФУның Л.Н.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4 курс студенты Булат Мөбарәкшин ясады. __________________________________ 1. Тугушева Л.Ю. Тюркские рунические письменные памятники из Монголии. М., 2008. С.47, 49, 62, 111. 2. Ковалевский А.П. Книга Ахмеда Ибн-Фадлана о его путешествии на Волгу в 921-922 гг. Статьи, переводы и комментарии. Харьков, 1956. С.121. 3. Максуди Садри. Тюркская история и право. Казань, 2002. С.285. 4. Турфан үзәне – Синҗан-Уйгыр автономиясендә урнашкан урын. 5. Жуань-жуан – Кытайдан төньяктагы дала хуҗасы булган төрки халыкларны кытайлылар шулай атаган. 6. Кляшторный С.Г. Древнетюркские рунические памятники как источник по истории Средней Азии. М., 1964. С.103-104. 7. Зуев Ю.А. Тамги лошадей из вассальных княжеств // Новые материалы по древней и средневековой истории Казахстана. Труды института истории, археологии и этнографии. Т.8. Алма-Ата, 1960. С.93-140. 8. Чернецов В.Е. Нижнее Приобье в I тысячелетии н.э. // МИА. 1957. №58. С.161. 9. Гарипова Ф. Авыллар һәм калалар тарихыннан. Казан, 1997. 17 б.

"Безнең мирас" журналыннан

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: