Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Төркестан"да Татарстан көннәре уңаеннан зур бәйрәм узган (ФОТО)

23 сентябрь көнне Ташкентның «Төркестан» сараенда Үзбәкстанның бәйсезлегенә 26 ел тулу һәм Үзбәкстанда Татарстан көннәре уңаеннан зур тантана уза. Мең кешелек зур залга җыелган халкыбызны Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура»сы рәисе Васил Шәйхразиев, Ташкент татар иҗтимагый мәдәни–агарту үзәге Идарәсе рәисе Ришат Набиуллин, Татар иҗтимагый мәдәни–агарту үзәге  каршында эшләүче Аксакаллар Шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин, Россия Федерациясенең Үзбәкстандагы илчесе Владимир Тюрденев сәламләде. «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхразиев милләттәшләребезне котлап аларга милли тормышта башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтте, алга таба да бердәм булып милләт эшендә хезмәттә уңышлар теләде. Татар тормышында актив эшләүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын да тапшырды. Бәйрәм кичәсе Татарстан һәм Үзбәкстан җырчылары, биючеләре чыгышлары белән бергә үрелеп барды. Бөтендөнья татар конгрессының«Милли Шура» рәисе Васил Шәйхразиев журналистларның сорауларына да җавап бирде. [gallery columns="2" size="medium" link="file" ids="33583,33585,33584,33586"]
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев