Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төрекмәнстанда Татарстан сәнгать осталары концерты үткәрелде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре кысаларында Төрекмәнстанда мәдәни чаралар уздырылды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы Президентның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Төрекмәнстан Милли мәдәният үзәгенең Милли китапханәсе бинасында Татарстан һәм Төрекмәнстан иҗади интеллигенциясенең очрашуы уздырылды. Анда ТР Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйрьләре Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, халык язучысы Марсель Галиев, борынгы әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов һәм башкалар катнашты.

Үзәккә килүчеләргә Татарстан халык сәнгате кәсепчелеге һәм республиканың хәзерге заман рәсем сәнгате күргәзмәләре, хәзерге Татарстан турындагы фотокүргәзмә тәкъдим ителде.

Концерт башланганчы, Рөстәм Миңнеханов комплексны карап чыкты, Татарстан белән Төрекмәнстан халык сәнгате кәсепчелеге күргәзмәсен тамаша кылды. Аннары залдагы тамашачыларга сәламләп мөрәҗәгать итте һәм Төрекмәнстанда Татарстан Республикасы көннәрен башлап җибәрде.

Үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан халкын бәйсезлекнең 25 еллыгы белән котлады һәм Татарстан исеменнән ихлас теләкләр җиткерде. Бу концерт безнең тугандаш республикаларны бәйләп торган тагын бер звено булыр һәм Россия белән Төрекмәнстан арасында дуслыкны алга таба да ныгытырга булышыр, ә кичә иң җылы тойгылар калдырыр дип ышанам, диде ул. Татарстан лидеры Россия һәм Төрекмәнстан җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү өчен уңайлы шартлар булдырганга рәхмәт әйтте.

Татарстаннан әзерләп килгән концерт программасында Гөлнора һәм Рузил Гатиннар, Айгөл Хәйри, Ригина Вәлиева, Руслан Сәйфетдинов, «Артур&Марат» дуэты, Раяз Фәсихов, Марсель Вәгыйзов, Айдар Сөләйманов, «Ворожея» ансамбле, «Болгар кызлары» триосы һәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле кебек сәнгать осталары чыгыш ясады. Тамаша залында буш урын юк иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев